Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре Радий Хәбировтан Әхмәтзәки Вәлидинең Башкортстандагы һәм Петербурдагы һәйкәлләрен кайтаруны таләп итә


Петербур университеты ишегалдындагы Зәки Вәлиди һәйкәлен алып куйдылар
Петербур университеты ишегалдындагы Зәки Вәлиди һәйкәлен алып куйдылар

Ачык хат авторлары "Вәлидигә каршы алып барылган пычрак, аның исемен каралту һәм аның турындагы тарихи хәтерне юк итүгә юнәлдерелгән кампанияне" туктатуны таләп итә. 

Башкорт җәмәгатьчелеге вәкилләре Әхмәтзәки Вәлидигә куелган һәйкәлләрне кире урыннарына кайтартуны таләп итеп Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров исеменә ачык хат язган. Бу хакта "Аспекты" җиткерә.

"Сез башкорт халкының бөек улы Әхмәтзәки Вәлидигә куелган һәйкәлләрне канунсыз рәвештә юк итә башладыгыз. Әмма башкорт халкының аның турындагы һәм үзенең башка данлыклы уллары турындагы тарихи хәтерен сез беркайчан да юк итә алмаячаксыз. Тарихта башкорт халкының гасырлык кыйммәтләрен җимерүче буларак каласыгыз килә мени соң?" дип язган алар ачык хатта.

Ачык хат авторлары "Вәлидигә каршы алып барылган пычрак, аның исемен каралту һәм аның турындагы тарихи хәтерне юк итүгә юнәлдерелгән кампанияне" туктатуны таләп итә.

Шулай ук Вәлидигә Петербур университеты ишегалдында куелган истәлек бюстын кире урынына кайтаруны, Сибайдагы әйкәлен торгызуны, Баймак районының Темәс авылындагы бюстын торгызуны, шушы ук авылдагы Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге музейның ябылуына юл куймауны сорый.

Хатны тарихи фәннәр докторы, профессор, Башкортстан фәннәр академиясенең мактаулы әгъзасы Марат Колшәрипов, пенсионер З. Рычкулов, филология фәннәре докторы, тарихи фәннәр кандидаты, профессор Фәнил Күзбәков имзалаган.

  • Быел сентябрьдә Уфада Әхмәтзәки Вәлиди хөрмәтенә эленгән истәлек тактасын алып куйганнар иде. Ул республиканың Милли китапханәсенә керә торган урында, бина диварына эленгән булган. Уфадагы Милли китапханә аның исемен йөртә, адресы да Вәлиди урамына карый. Истәлек тактасын төзекләндерү эшләре барганга салдыруларын әйтәләр, эшләр төгәллләнгәч кире урынына кайтарылачак дип ышандыралар.
  • 2021 елда Петербур университеты алдыннан Зәки Вәлиди бюсты алып куелган иде.
  • "Бөек Ватан сугышы елларында милләт нигезендә дәүләт булдыру, бер милләтнең икенчесеннән өстен булу идеяларын тараткан затка, ә бу Русия кануннарына ярашлы җинаять санала, университетта бюст кую, музеен булдыру наци җинаятьчеләргә ярдәм итүчеләрне геройлаштыру турында сөйли, экстремистик эшчәнлек турындагы кануннарга каршы килә, студентларга негатив тәэсир итә һәм моңа юл куелырга тиеш түгел", диелгән иде прокуратура күрсәтмәсендә.
  • Башкорт милли хәрәкәте җитәкчеләреннән берсе Зәки Вәлиди бюсты Петербур университетының филология факультеты бакчасында 2008 елда барлыкка килә. Аны Башкортстан Көнчыгыш факультетына бүләк итә.
  • 2021 елда Башкорт республикасына нигез салган Зәки Вәлидинең тууына 130 ел тулды. Башкортстанда моңа кадәр бик зурланган Вәлидинең юбилее ул чакта бөтенләй "онытылды", бу хакта сүз чыкса да, күбрәк юбилейның үзе турында түгел, ә аның шулай онытылуы турында сөйләделәр.
  • 2021 елда Сибайдагы һәйкәлен дә төзекләндерәбез дип урыныннан алдылар. Ә 2023 елда һәйкәл торган постаментны җимереп ташлаулары хәбәр ителде.
  • Башкорт активистлары республика башлыгы Радий Хәбировтан Уфада Вәлидигә һәйкәл куюны таләп итте, ә ул исә үзенең матбугат вәкиле аша "мин сезгә берни вәгъдә итмәдем, һәм берни эшләмәячәкмен" дип җавап бирде.
  • Күптән түгел Азатлык радиосы Әхмәтзәки Вәлидинең большевиклардан күп җәфа күреп үлгән әтисе - Әхмәтша Вәлидовның тормышы һәм үлеме тарихын язып чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG