Accessibility links

 
Башкорт җырчысы Baby Ti Русия басып алган Украина җирләренә барган. Аны бу гамәле өчен сатлыкҗан дип тәнкыйтьлиләр
Кайнар хәбәр

Башкорт җырчысы Baby Ti Русия басып алган Украина җирләренә барган. Аны бу гамәле өчен сатлыкҗан дип тәнкыйтьлиләр


Арслан Тимировның Луһански якларында төшкән фотосы
Арслан Тимировның Луһански якларында төшкән фотосы

Җырчы Украинаның Луһански өлкәсенә барып концерт куйган.

Башкорт җырчысы Baby Ti ( чын исеме - Арслан Тимиров, Башкортстанда танылган җырчы Азамат Тимировның улы) Украинага барганын, Русия басып алган җирләрдә булганын хәбәр итте.

Үзенең Instagram битендә урысча "Ниһаять, мин Ватанны саклаучылар каршында чыгыш ясый алдым!" дип язган.

"Дошманнар белән сугышкан каһарманнарны күрер өчен фронт чигенә үк барасы идем, барысы да анда барырга кыюлык тапмый. Һәм менә без монда, гармун, курайда уйнап кыю солдатлар белән халык җырларын һәм заманча җырларны башкарабыз. Кешеләрнең күзләрендә моң булуга карамастан без аларга дәрт өсти алдык.

Луһански өлкәсененең Петровск шәһәрендәге М. Шәйморатов исемендәге 22нче мәктәптә чыгыш ясау бәхете тәтеде. Бу мәктәп кайчандыр фашистлар тарафыннан кулланылган, монда кораллар саклаганнар.

Башкортстан аны тәртипкә китерде, заманча мәктәптә балалар белем ала. Гаҗәпләндем, балалар башкорт халык биюләрен бии, башкорт мәдәнияты белән кызыксына. Сәфәр нәтиҗәле килеп чыкты", дигән ул. Һәм сәфәрне оештыруда Сибайның Башкорт дәүләт драма театры мөдире Илнур Әбдерәшитовка, продюсер, эшмәкәр Илһам Үтәшевка, курайчы Салават Хәлиловка рәхмәт белдергән.

Бу язманы 5 меңнән артык кеше хуплаган, шул ук вакытта бер тәүлек эчендә 200дән артык комментар җыйган.

Фикер калдыручылар арасында җырчыны тәнкыйтьләүчеләр шактый, аңардан күңел кайтулары турында язалар.

"Көтмәдем синнән", "Бу сугышта башкортлар Русияне яклап төркемләп үлә – кемнән яклыйлар, аңлашылмый. Русиягә беркем дә һөҗүм итмәде, Русия чит илгә басып керде. Ичмасам, бер юньле башкорт җырчысы барлыкка килгән дип уйлаган идем синең хакында, әмма син дә Хәбиров астына яттың. Яхшы акча түлиләрдер, әмма намус дигән төшенчә бар", "Күңелем кайтты, моңа кадәр сиңа теләктәшлек белдерә идем, хәзер бетте, әти-әнием сугыш начар дип тәрбияләде. Ичмасам, башкорт тарихын өйрән, укы, без гомергә суверенитетка омтылган халык булдык, патшасыз яшәгән халык. Күз яшьләрем чыкканчы гарьләндем синең өчен" кебек сүзләр күпләп язылган.

Комментарлар калдыручылар Баймак эше нигезендә сиксәнләп кешенең төрмәләрдә утыруын да искә төшергән һәм җырчыга Украинага баргансың икән, аларга ярдәм буламы дип сораганнар.

"Ә Баймакта кулга алынучылар янына концерт белән барачаксыңмы? Яки аның өчен түләмиләрме?", "Күрәсең, Хәбировның хуплавы башкорт халкының мәхәббәтеннән өстенрәк".

Комментар язучылар арасында җырчыны үзенә ошамаган фикерләрне сөртеп бара дип гаеп атучылар да бар. Шул ук вакытта аның Русия басып алынган Украина җиренә барып җырлавын хуплап язучылар да бар.

Baby Tiның Instagram аккаунтына 53 меңнән артык кеше язылган.

2022 елның декабрендә Башкортстан җырчысы Радик Юльякшин (Элвин Грей) да Русиядәге концертларын кичектереп, Донбасска Украинага каршы сугышучы Башкортстан хәрбиләре алдында чыгыш ясарга киткән иде. Ул социаль челтәрләрендә концертларын күчерүен "мин башка җирдә кирәк" дип аңлатты.

Юльякшин Донбасска Башкортстан парламенты башлыгы Константин Толкачев белән барды.

  • Хакимият татар һәм башкорт сәнгатькәрләрен Русиянең Украинаны басып алу сәясәтендә катнаштыру эшен дәвам итә. Җырчылар йә "махсус операция"не хуплыйбыз дип чыгыш ясый, йә һуманитар ярдәм җыюда катнаша. Актив өндәүчеләрнең алгы сафында — Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, Элвин Грей (Радик Юльякшин). Аларга Зәйнәп Фәрхетдинова, Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, соңрак башкалар да кушылды.
  • Сугышка барып кайтучы бер җырчы да булды татарларда: Таһир Асылгәрәй биш ай Украинада сугышта булып кайтты. Ул анда үз теләге белән киткән иде. "Мин әлеге карарны үзем кабул иттем. Яшем туры килмәгәнгә, башта мине контракт буенча хезмәткә алмадылар. Хезмәт итү яшен 60 яшькә кадәр арттыргач, хәрби комиссариаттан чакыру алдым. Бу – сентябрь башы иде. Медкомиссия үттем дә китеп бардым. 4 айга дип контракт төзесәм дә, хезмәт вакытым 5 айга тулды. <...> шундый масштаблы конфликт башланган икән инде, "медийный" кеше буларак, минем дә аннан читтә каласым килмәде", дип сөйләде сугышчы җырчы ул вакытта "Интертат" басмасына.
  • Өч ел буе Украина Русиянең оккупациясенә каршы тора. Русия сугышны — "махсус хәрби операция", ә Украинаның басып алынган җирләрен "азат итү" дип атый, "фашистларга каршы көрәш бара" дип тәкърарлый. Шушы фикерләрне халыкка тарату өчен дәүләт контролендәге бөтен медиа, мәктәпләр, төрле оешмалар һәм җырчылары җәлеп ителә.
  • 2022 елның 21 сентябрендә Русиядә "өлешчә" мобилизация игълан ителгәч, "Болгар" радиосының элекке баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов Русиянең һәр төбәгендә, хәрби бүлекчәләрдә, сугыш барган фронт сызыгында даими рәвештә мәдәни-агарту концерт-спектакльләре уздырырга тәкъдим иткән иде. Агитбригада чыгышларында үзем дә катнашыр идем дип белдерде ул.
  • "Әкият" театры артистлары басып алынган территорияләрдә спектакльләр куеп йөри, 2023 елда театр Луһански академия курчак театрында урысча "Уймак кыз" ("Дюймовочка") спектаклен күрсәтте. Шул ук агитгастрольләр вакытында татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле татар, урыс, беларус халык биюләрен биеде, татарча, урысча һәм чуашча җырлар башкарды.
  • Русиянең Украинадагы сугышына ачыктан-ачык каршы әйтүче татар-башкорт җырчылары булмады диярлек. Сугыш башланган көнне кайберәүләре Instagramда кара шакмак сурәте куйды, "сугышлар гына булмасын" дигән сүзләр язды. Ләкин әлеге вакытта бу постлар юк. Шул ук җырчылар башлыча нейтраль позициядә, алар хуплап та, каршы да дәшми.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG