Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасовның энесен 5,5 елга колониягә хөкем иткәннәр


Рөстәм Фәрәретдинов (сулда)
Рөстәм Фәрәретдинов (сулда)

Фәрәретдиновны "террорчы эшчәнлеккә булышу"да (Русия Җинаять кодексының 205.1 маддәсе, 1 өлеше) гаепле дип тапканнар.  Гаепләү аны тугыз елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган булган.

Бүген, 7 августта Екатеринбурдагы Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасовның энесе Рөстәм Фәрәретдиновка хөкем карарын игълан иткән.

Габбасов "Idel.Реалии"-га әйтүенчә, аны биш ел ярымга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткәннәр. Беренче ике ел ярымын ул төрмәдә утырырга тиеш булачак.

Фәрәретдиновны "террорчы эшчәнлеккә булышу"да (Русия Җинаять кодексының 205.1 маддәсе, 1 өлеше) гаепле дип тапканнар. Русия федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы идарәсе хезмәткәрләре аны былтыр ноябрьдә тоткарлады. Тикшерү үтенечен канәгатьләндереп, Уфаның Киров районы мәхкәмәсе ирне ике айга кулга алды.

"Минем өчен утырачагын әйткәннәр ", дип язган иде Габбасов. "Энем хатынына әйткән: Русланга җиткер, әгәр ул Русиягә кайтса, мине чыгарачаклар, юк икән - утыртачаклар дигән", дип сөйләде Габбасов.

Рөстәм Фәрәретдиновны WhatsAppтагы язышулары өчен гаепләүләрен дә искәртте.

Алар Габбасов белән Украина кораллы көчләре нигезендә Башкорт азатлык гаскәре оешуы турындагы яңалыкны сөйләшкән булган.

Руслан Габбасов ул чакта үзенең дә, үзе мөһаҗирлектә төзегән "Башкорт милли сәяси үзәге"нең дә бу хәрби бүлекчәгә бернинди катнашы булмавын белдергән иде.

- Без бу яңалык турында фикер алышып языштык та, мин энемә бу нәрсәләрне сөртеп куй дип әйткән идем. Кызганыч, ул сөртмәгән, оныткандыр инде. Ә быел мартта ФСБ хезмәткәрләре көтмәгәндә Ишембай районында әнинең өенә тентү белән килгән иде. Энем әнидә кунакта иде, аларның икесен дә миңа ачылган җинаять эше кысаларында сорау алырга алып киттеләр. Әнинең һәм энемнең өйләрендә тентүләр үтте, шул исәптән телефоннарын да тартып алганнар иде. Энекәшнең телефонында шушы язышуларыбызны тапканннар. Анда аның Украина кораллы көчләренә керүче бу башкорт хәрби бүлекчәләренә керергә ниятләве турында бер сүз дә юк. Әмма ФСБ хезмәткәрләре миңа басым ясый алу өчен шушыңа ябышып энемә каршы җинаять эше ачарга булган, - дип сөйләде Габбасов "Idel.Реалии"га.

Габбасов әйтүенчә, энесенә каршы ачылган җинаять эшен тикшерү быел гыйнвар уртасында ук беткән. Сорау алуларда Фәрәретдинов гаебен таныган. Габбасов җинаять эшенең нечкәлекләрен хәбәр итүдән баш тарткан.

Гаепләү Рөстәм Фәрәретдиновны тугыз елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган булган.

Быел 30 гыйнварда аңа 35 яшь тулды. Өч кечкенә баласы бар. Мәхкәмә карары әле үз көченә кермәгән.

  • Руслан Габбасов үзе 2021 елның көзендә Русиядән китте. Былтыр аңа экстремистик оешма төзүдә гаепләп җинаять эше ачылды. Соңрак Русия хакимияте аны "ят агент" дип таныды. Башкорт активисты Руслан Габбасовка карата быел "террорчылыкка чакыру" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылуы да хәбәр ителгән иде.
  • Быел февральдә Росфинмониторинг Руслан Габбасовны "экстремист һәм террорчы эшчәнлеккә" катнашы булган затлар исемлегенә кертте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG