Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Пруфы" басмасы хуҗасы Рәүфә Рәхимовага 30 мең сум штраф салганнар


Рәүфә Рәхимова
Рәүфә Рәхимова

Ул гаебен танымый.

Уфаның Киров районы мәхкәмәсе "Пруфы" басмасын гамәлгә куючы Рәүфә Рәхимовага 30 мең сум штраф салган. Аны дәүләт хакимияте оешмаларына ихтирамсызлык һәм тискәре мөнәсәбәт күрсәтүче мәгълүмат таратуда гаепле дип тапканнар (Русия Административ хокук бозулар кодексының 20.1 маддәсе, 3 өлеше). Бу хакта "Коммерсантъ" язды.

"Хакимияткә ихтирамсызлык" турындагы беркетмәне аңа былтыр декабрьдә Уфадагы 9нчы полиция бүлекчәсендә төзегәннәр иде. Инспектор "Рәхимованың RuTube-та видеоязма таратуын ачыклаган, видеода дәүләт хакимиятенә ачыктан-ачык ихтирамсызлык һәм тискәре мөнәсәбәт күренә", диелде.

Видеомөрәҗәгать башта "Пруфы"ның YouTube-каналында чыккан, әмма соңрак сөртелгән булган. Бер ел элек әлеге видео Rutube видеохостингындагы "Книжные приключения" сәхифәсендә барлыкка килгән.

"Idel.Реалии" ачыклавынча, әлеге видеоны Рәүфә Рәхимова 2020 елның сентябре башында Куштаудагы вакыйгалар эзеннән ясаган булган. Ул видеода "кешенең башкача фикерләвен, аның протест кәефен бастыру өчен хакимияткә иң уңайлы корал — курку" дип белдергән. Шулай ук "хәзер башка чынбарлык килде — кешеләргә гаделлек һәм хокукларын ихтирам итүләре кирәк", дигән.

"Якташлар! Хакимият сезнең курку энергиясе белән туена. Аларга моны эшләргә ирек бирмәгез, үзегезне, хокукларыгызны, җирләрегезне, абруегызны яклагыз", ди Рәүфә Рәхимова мөрәҗәгатенең ахырында.

"Коммерсантъ" искәртүенчә, видеода Рәхимова Башкортстан башлыгының элекке киңәшчесе, хәзер ят агент дип табылган Ростислав Морзагуловны Куштау шиханын яклаучылар турында әйткән тискәре фикерләре өчен тәнкыйтьләгән булган.

Рәүфә Рәхимова гаебен танымаган.

Былтыр 10 декабрьдә Уфаның Совет районы мәхкәмәсе "Пруфы" басмасы мөхәррире Марина Кәримовага "киңкүләм мәгълүмат ирегеннән явызларча файдаланган" өчен 60 мең сум штраф салган иде.

Ноябрь аенда гына шушы ук мәхкәмә "Пруфы" бәйсез басмасын киңкүләм мәгълүмат ирегеннән явызларча файдалануда гаепле дип тапкан иде. (Русия Административ хокук бозулар кодексының 13.15 маддәсе). Басмага 200 мең сум штраф салдылар.

"Пруфы" нәшере Рәүфә Рәхимова басма өстеннән Роскомнадзорга әләкне июль аенда Хәбиров хакимияте башлыгы Максим Забелин язуын сөйләде. Аның фикеренчә, Башкортстан хакимиятләренең максаты - "Пруфы"ны лицензиясеннән мәхрүм итү.

Рәхимованың үзенә былтыр октябрь башына Русия гаскәрен "кимсетү"дә гаепләп 30 мең сум штраф салганнар иде.

Башкортстанның БСТ дәүләт телеканалы бәйсез медианы һәм Telegram-каналларны Башкортстандагы вазгыятьне тотрыксызландырырга омтылуда гаепләп материал чыгарган иде.

БСТ сюжетында басманың хуҗасы Рәүфә Рәхимованы аерым телгә алалар, алып баручы "аның мәгълүмат чарасы һәрвакыт хакимияткә каршы, тикшерелмәгән һәм уйлап чыгарылган гына түгел, ялган мәгълүмат та тарата. Дәүләткә каршы мондый эшчәнлек федераль дәрәҗәдә дә сизелми калмады: күптән түгел мәхкәмә Рәүфә Рәхимованы ил гаскәрен "кимсетү"дә гаепле дип тапты, 30 мең сум штраф салды", ди. Рәүфә Рәхимова үзе исә әлеге хәлне аңа карата "сәяси заказ" дип атаган иде.

  • Соңгы вакытларда Башкортстанда бәйсез басмаларга басым күзәтелә.
  • Былтыр октябрь уртасында Уфада "Аспекты" басмасы редакциясез калды. Басма журналистларын эш студияләреннән куып чыгардылар. Басманың баш мөхәррире Рәзиф Абдуллин вазифасыннан китүен белдерде.
  • "Басым ясау сәбәпләренең берсе — илдә вазгыять үзгәрүе", дип аңлаткан иде Азатлык радиосына "Аспекты"га нигез салучы, "Эхо Москвы"ның Уфадагы бүлегенең элекке шеф-мөхәррире, хәзерге вакытта чит илдә яшәүче Руслан Вәлиев.
  • "Бүген 2022 елның март-апрель айларындагы хәлләрдән аерыла. Вакыйгалар шул кадәр тирәнгә керде ки, альтернатив фикерләрне түзеп тыңлап тору мөмкин булмый башлады. Шуңа да безгә һәм "Пруфы"га басым башланды. Моңа Баймак вакыйгалары һәм сайлаулар сәбәп булды. Мин бу сайлауда (Радий Хәбировның Башкортстан башлыгы сайлануы - ред.) хәрәмләштеләр дип саныйм. Безнең фикерләр алар өчен ачуны чыгаручы бер элемент булды", дип сөйләде ул.
  • Башкортстанда журналистларга һәм медиага хакимияттән басым булуы очраклары турында моңарчы да хәбәрләр булды.
  • Әйтик 2024 елда августта Башкортстан башлыгын тәнкыйтьләгән журналист үзенә янауларына зарланды. Әбҗәлил районының "Оскон" газетында элек мөхәррир булып эшләгән Гадел Ишморатов соңрак бу сүзләрен кире алды, янаучылар булмады дип белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG