2022 елның февралендә Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән бирле Башкортстанда бурычлары булган кешеләрдән 101 машина, 24 кесә телефоны, 12 бензин пычкысы, тугыз көймә, өч мопед һәм бер мотоцикл тартып алып, аларны фронтка җибәргәннәр. Бу хакта республиканың мәхкәмә приставлары хезмәтендә UTV-га җиткергәннәр.
"Милекне "махсус хәрби операция" (Украинадагы сугышны Русия хакимиятләре шулай дип атый) ихтыяҗлары өчен дип тартып алу карары Русия саклану министрлыгы белән килештереп кабул ителә. Милкен кире кайтарырга омтылучылар булмады", дип аңлаткан UTV-га Башкортстан приставлары.
Нигездә исерек килеш машина йөртеп кабат тотылган кешеләрнең яки зур бурычлары булганнарның милкен тартып алуларын да әйткәннәр.
- 2024 елның маеннан декабренә кадәр русияләрнең "махсус хәрби операция ихтыяҗларына дип" үзләренең 4,3 меңнән артык шәхси коралын тапшыруы хәбәр ителгән иде. Сугышка кешеләрнең үзләре теләп биргән коралларын гына түгел, канунсыз корал саклаучылардан тартып алынганнарын да җибәргәннәр.
- Былтыр октябрь аенда Росгвардия корал әйләнеше өлкәсендә авыр булмаган хокук бозулар кылучыларга "амнистия" игълан иткән иде. Әгәр бу кешеләр коралларын "махсус хәрби операция ихтыяҗларына" тапшырса, аларны җаваплылыктан азат итәчәкләре әйтелде.
- Русиядә сугышка киткән ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Мобилизация вакытында да алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде.
- Хәрбиләрне, шул исәптән мобилизацияләнүчеләрне тәэмин итү Русия саклану министрлыгына карый. Моны муниципалитетларга төшерү Конституциягә каршы килә ди Transparency International оешмасының Русия бүлеге җитәкчесе Илья Шуманов.
- Русия түрәләре "армия тиешенчә тәэмин ителгән" дип кабатлап тора. Ә халык сугышка киткәннәргә һуманитар ярдәм җыеп җибәреп торудан туктамый: эчке киемнәрдән алып, бронежилетларга кадәр җыялар. Хәтта мәктәп укучыларын да ятьмәләр бәйләргә җәлеп иттеләр.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум