Accessibility links

 
Башкортстанда Рязан нефть эшкәртү ширкәте турында белешмәләр җыюда шикләнеп 17 яшьлек егетне тоткарлаганнар
Кайнар хәбәр

Башкортстанда Рязан нефть эшкәртү ширкәте турында белешмәләр җыюда шикләнеп 17 яшьлек егетне тоткарлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Аңа бер кеше язган, төрле биремнәр биргән, акча түләгән. Әйтик, Рязандагы нефть эшкәртү ширкәтен, Казандагы чиркәүне фотога төшерергә кушкан. Соңрак "локомотивка ут төртердәй кеше табуны" сораган. "Шундый кешеләрне эзләп була торган махсус Telegram-каналга яздым. Икенче көнне тоткарладылар", ди ул.

Башкортстанда 17 яшьлек үсмерне тоткарлаганнар, ул украин күзләве күрсәтмәсен үтәп, Рязан нефть эшкәртү ширкәте турында белешмәләр җыюда шикләнелә. Бу хакта куәт оешмалары вәкилләренә сылтама белән "Новости" агентлыгы хәбәр итә.

Агентлык чыгарган видеода үсмер 2022 елда әтисенең мобилизацияләнеп Украинадагы сугышка җибәрелүен, хәзерге вакытта һоспиталдә булуын сөйли. Үзе исә 2024 елның сентябрендә югары уку йортына кергән һәм акча эшләү юлларын эзли башлаган. Аңа акча бирәчәген әйтеп, граффити ясарга кушып бер кеше язган. Соңрак башка биремнәр дә булган: "дини кызның киемен салдырырга", мәчетләрнең фотоларын җибәрергә.

Яңа ел ялларында бу кеше үсмергә Рязаньга барырга һәм андагы нефть эшкәртү ширкәтен видеога төшерергә тәкъдим иткән. Аңа элемтә манараларының, сак постларының һәм һава һөҗүменнән саклау объектларының кайда урнашуын харитада күрсәтергә кушкан.

Үсмер биш-җиде фото җибәрүен, моның өчен 65 мең сум акча алуын әйтә. Аннан соң ул тагын бер биремне үтәгән: Казанга барып, "балалар бакчасын, парковканы, хостел һәм чиркәүне фотога төшергән". Моның өчен аңа 50 мең сум түләгәннәр.

Студентка "локомотивка ут төртердәй кеше табарга" да кушканнар. "Мин шушындый кешеләрне эзләп була торган махсус Telegram-каналга яздым. Икенче көнне мине тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләре тоткарлады", ди ул.

Үсмер видеода үкенүен әйтә. "Новости" агентлыгы белешмәләренчә, аны "террорчылык һәм дәүләткә хыянәт белән бәйле маддәләрдә" шикләнәләр.

  • Рязан нефть эшкәртү ширкәте "Роснефть"неке. 2025 ел башыннан бирле аңа берничә тапкыр украин пилотсыз очкычлары һөҗүм итте. Соңгы һөҗүм 24 февральгә каршы төндә булды. Төбәк башлыгы Павел Малков әйтүенчә, пилотсыз очкыч калдыклары килеп төшеп, "бер ширкәт биләмәсендә янгын чыккан". Reuters язуынча, һөҗүмнән соң Рязан нефть эшкәртү ширкәте эшләми тора.
  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Татарстан белән Башкортстанда Украинага ярдәм итәргә теләүчеләргә җинаять эше белән янаулары яки аларны кулга алулары, хөкем итүләре турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
  • 2023 елда ноябрьдә Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстандагы идарәсе Ишембайда яшәүче 22 яшьлек егеткә Украина кораллы көчләре ягына күчәргә ниятләве өчен кисәтү белдергән иде.
  • Былтыр Минзәлә районында туган ирне Украина ягында сугышучы "Русия азатлыгы" легионына керергә тырышуы өчен дәүләткә хыянәт итмәкче булуда гаепләп тугыз елга ирегеннән мәхрүм иттеләр.
  • Ике ел элек 19 июльдә Казанда Сергей Новиковны тоткарладылар. Куәт оешмалары вәкилләре фикеренчә, ул Украина ягында сугышучы, русияләрдән төзелгән ихтыяри хәрби төркем – "Русия азатлыгы" легионы тарафдары. Янәсе ул Казан танк училищесына якын гына урнашкан Имәнлек (Дубравная) урамында керосин тутырылган 17 шешә саклаган. Ир хәрби техниканы яндырырга, инфраструктура объектларына һөҗүм итәргә теләгән һәм моның өчен һәдәфләр эзләгән диелә.
  • Былтыр апрельдә Татарстанда яшәүче ирне Чаллыдагы хәрби техника җитештерүче оешмалар турындагы мәгълүматны АКШ белән Украинага җибәрмәкче булганда тотканнар иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG