Башкортстанның тикшерү астында калучы һәм йорт сагында утыручы элекке түрәсе Яна Гайдук Украинадагы сугышка китүчеләрне сайлап алу пунктына гариза тапшырган. Бу хакта аның адвокаты Илмир Халиков сөйләгән. Гайдук - Башкортстанның яшьләр сәясәте дәүләт комитетының элекке җитәкчесе иде.
"Ул үзенең абруен саклап калу һәм "махсус хәрби операция" максатларына ирешүгә булдыралганча ярдәм итү өчен шундый карарга килде. Гаепле булганга түгел, ә файда китерәсе килгәнгә", дигән Халиков.
Быел яз көне җинаять кодексына төзәтмәләр кертелде, аларга ярашлы, саклану министрлыгы белән контракт төзегән затка карата тикшерү эшләре туктатылып торылырга тиеш, дип тә искәрткән адвокат.
Башкортстанның яшьләр сәясәте дәүләт комитетын 2021 елның июненнән 2024 елның гыйнварына кадәр җитәкләгән Яна Гайдукны вәкаләтләрен арттыруда гаеплиләр. Тикшерү фаразынча, 2021 елда Гайдук Республика волонтерлык хәрәкәте үзәген үзе сайлаган оешма белән килешү төзергә мәҗбүр иткән. Бу оешма исә Уфаның Пушкин урамындагы Костерин һәм Черников йортын төзекләндерергә тиеш булган. Төзекләндерү нәтиҗәләрен тикшерми генә Гайдук бу оешмага акча түләттергән диелә.
Башкортстан бюджетына килгән зыянны 2,6 млн сум булган дип бәялиләр. Гайдук йорт сагында утыра, аның чикләү чарасы 9 августка кадәр гамәлдә.
- Украинада сугыш башланганнан бирле җинаять эшләрендә гаепләнүчеләр сугышка китәргә теләк белдерә башлады. Белегчләр аларны шул рәвешле хөкем карарыннан качалар дип бәяли.
- Күптән түгел Татарстанның "Реальное время" басмасының элекке баш мөхәррире һәм җинаять эшендә гаепләнүче Сергей Кощеев Украинадагы сугышка китте. Аны зур күләмдә акча белән хәрәмләшүнең ике очрагында гаепләделәр. Элекке мөхәррирне ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр иде.
- Быел яз көне Башкортстандагы Иглинда үсмерләрне кыйнаган эшмәкәр изолятордан сугышка китәргә теләк белдерде.
- Күптән түгел Русиядә тикшерүчеләрнең гаепләнүчеләрне Украинадагы сугышка барырга кыстый башлавы билгеле булды.
- Тикшерү барган чакта яки тикшерү эшләре беткәннән соң тәртип саклаучылар гаепләнүчеләргә "Аңлатма" ("Разъяснение") дип аталган махсус документ бирә. Анда гаепләнүченең белешмәләре язылган, шулай ук җаваплылыктан азат итү мөмкинлеге турында әйтелгән диелә. Риза булучылар белән контрактны хәрбиләр төзи. Педофилия, террорчылык, диверсия, дәүләткә хыянәт һәм башка шундый авыр җинаятьләрдә гаепләнүчеләрне сугышка алмыйлар диелә.
- "Тикшерүчеләргә агитаторлар роле бирелде, алар "махсус хәрби операция" (Украинага каршы сугышны Русия хакимиятләре шулай атарга куша - ред.) шартларында шикләнелүчеләр һәм гаепләнүчеләр арасында контракт белән хәрби хезмәткә баруны агитацияли. Мин моны дөрес эш дип санамыйм, чөнки тикшерүнең бурычы - җинаять эшендә дәлилләр җыю, хәрбиләр туплау түгел", ди адвокат Роман Кандауров.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум