Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мөфтие никабка каршы чыкты


Айнур Биргалин
Айнур Биргалин

Моңа кадәр никабны тыю турында Дагыстан мөфтие белдергән иде.

Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин мөселман хатын-кызларының никабтан йөрүенә үз фикерен белдерде. Бу хакта ул үзенең Telegram каналында язды.

Аныңча, Башкортстанда никабтан йөрүчеләр — сирәк күренеш. Ул андый хатын-кызларны елына бер-ике тапкыр гына күрүен әйтте.

— Никаб күп кешеләрне куркыта, аларны исламнан читләштерә. Бүген никаб исламга һәм мөселманнарга бәйле куркыныч һәм тискәре әйбер белән тәңгәлләштерелә. Ул гына түгел, никаб безнең җирләрдә беркайчан да популяр булмаган. Башкортстанда бу тема турында фикер йөртү популяр һәм актуаль түгел, — дип саный мөфти.

Шул сәбәпле ул Дагыстан мөфтиенең никабны тыю тәкъдимен хуплавын әйтте. "Мөфтиләр һәм имамнар артыннан барырга, аларның карарларын шикаять итмәскә кирәк", дип өстәде ул.

Шул ук вакытта Биргалин Русиядә хиҗаптан йөрергә мөмкин булуын искәртте. Аның сүзләренчә, тышкы төс-кыяфәт кешеләрдә исламга карата уңай фикерләр уятырга тиеш.

3 июльдә Дагыстан мөфтияте фәтвалар бүлеге карары нигезендә никаб киюне вакытлыча тыйды. Мөфти Ахмад Абдулаев никабны тыю — "төбәктә тулысынча тынычлык урнашканчы" вакытлы чара була алыр иде, дип белдерде.

Июнь ахырында Дагыстан башлыгы Сергей Меликов никаб киюгә каршы чыкты һәм мондый кием "ирләргә шушы яулык астында качарга, хатын-кызларга бу киң озын халат астында тыелган әйберләр йөртергә мөмкинлек бирә", диде.

Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин да шундыйрак фикерләр яңгыратты. Ул 29 июньдә Дагыстанда булган вакыйгаларны телгә алып, никаб киюне "ашыгыч рәвештә" тыярга тәкъдим итте.

  • Никаб — мөселман хатын-кызларының баш киеме, ул күзләрне генә ачык калдырып, йөзне тулысынча каплый. Европада никабны беренчеләрдән булып тыйган ил Франция булды. Анда мөслимәләрнең бу киеме 2011 елда тыелды.
  • Русиядә никаб киюне тыю турында бәхәсләр быел язын көчәйде. Май аенда Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев шундый тәкъдим белән чыкты. Битне тулысынча ябып тора торган никаблар кию илдә экстремизм куркынычын арттыра, диде ул.
  • Соңрак Дума депутаты Бийсултан Хәмзәев тә Русиядә никаб белән пәрәнҗә киюгә каршы чыкты. Хәмзәев үзенең Дагыстанда тууын искәрткән иде.
  • Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү мөфтие Илдар Әләүетдинов исә әгәр никаб киюнең экстремизм белән бәйләнеше дәлилләнсә, нәзарәт никабны тыю тәкъдимен хуплаячак, диде.
  • Шул ук вакытта ул Русиядә никаб киюне тыю — Конституцияне һәм дөньяви хокукны бозу булачак, дип әйткән иде. Әләүетдинов фикеренчә, бу тыю Русия мөселманнарында чиктән тыш ризасызлык уятырга, җәмгыятьтә киеренкелек тудырырга мөмкин.
  • Соңрак Русия думасында никаб киюне тыю турында канун өлгесе әзерләүләре билгеле булды.
  • 23 июнь, якшәмбе кичендә Махачкалада һәм Дагыстанның көньягындагы Дербент шәһәрендә билгесез затлар православ чикәүләргә һәм синагогага, полициягә һөҗүм итте. Русия тикшерү комитеты "террорчылык акты" турында (Җинаять кодексының 205 маддәсе) җинаять эшләре ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG