Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дагыстанда синагога, чиркәүгә һәм куәт оешмалары вәкилләренә һөҗүмнәрдә 20 кеше үлгән, 15е - полиция хезмәткәре


Дербент
Дербент

Һөҗүм итүчеләр арасында Дагыстан түрәсенең уллары һәм туганы да катнашкан дигән хәбәрләр чыкты.

Дагыстанда синагогага, чиркәүгә һәм куәт оешмалары вәкилләренә һөҗүмнәрдән соң 20 кеше үлгән, аларның 15 е - полиция хезмәткәре. Махачкала белән Дербентта террорга каршы операциянең актив фазасы төгәлләнде, дип белдерде республика башлыгы Сергей Меликов.

Дагыстан эчке эшләр министрлыгы 16 җәрәхәтләнүчене хастаханәгә салуларын җиткерде: 13е полиция хезмәткәре, өчесе сивил зат диелә.

Меликов сүзләренчә, хәзерге вакытта төбәктәге "йоклаучы оешмаларның" бөтен әгъзаларын да ачыклау өчен оператив-эзләү һәм тикшерү чаралары алып барыла. Бу оешмаларның шул исәптән "чит илдән торып әзерләнүе" дә әйтелә.

24, 25 һәм 26 июнь Дагыстанда кичәге һөҗүмнәрдә үлүчеләр хәтеренә матәм көне игълан ителде.

Меликов террорга каршы операциядә алты сугышчы үтерелде ди. Аңарчы террорчылыкка каршы дәүләт комитеты биш һөҗүм итүче үтерелде - икесе Дербентта, өчесе Махачкалада, дигән иде.

Һөҗүм итүчеләр арасында Дагыстанның Сергокалин районы башлыгы Магомед Омаровның уллары - Осман белән Адил дә булган, дигән хәбәрләр тарала.

"Интерфакс" язуынча түрәнең ике улыннан тыш, туганнан туган энесе дә бу һөҗүмдә катнашкан. Аларның өчесен дә үтергәннәр.

Дагыстан матбугаты Магомед Омаров эштән китү турында гариза язган ди, ә "Известия" белән РБК язуынча, "Бердәм Русия"нең Дагыстандагы бүлекчәсе Омарны фиркадән чыгарган. Соңрак ТАСС түрәне тоткарлауларын хәбәр итте, аннан ФСБ хезмәткәрләре сорау ала.

  • 23 июнь, якшәмбе кичендә Махачкалада һәм Дагыстанның көньягындагы Денбент шәһәрендә билгесез затлар православ чикәүләргә һәм синагогага, полициягә һөҗүм итте.
  • Русия тикшерү комитеты "террорчылык акты" турында (Җинаять кодексының 205 маддәсе) җинаять эшләре ачты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG