Танылган дин әһеле, Русия Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов үзенә карата русофобия, Русия тарихына һәм мәдәниятенә тискәре караш һәм "Ватанга — бөек Русиягә" булган яратмау кебек гаепләүләрне кире кагам дип белдерде. Ул кыска мөрәҗәгать белән чыкты.
— Миңа тагылган бу уйдырмаларны тулысынча кире кагам, чөнки алар минем рухыма, тәрбиямә, белем дәрәҗәсенә, утыз еллык дини эшчәнлегемә хас түгел, — диде ул.
Мөхетдинов соңгы вакытта үзенә карата булган тәнкыйтьне һәм гаепләүләрне аерым кешеләрнең эчке дөньясының чагылышы дип әйтте. "Мин тынычлык, аек акыл, кардәшлек һәм шәфкатьлелек өчен догада калам", – дип белдерде ул.
Узган атнада Дамир Мөхетдинов белән чыккан әңгәмә урыс милләтчеләре һәм Z-блогерлар арасында зур шау-шу тудырды.
Алар аны русофобиядә һәм пантюркизмда, Алтын Урда тарихын алга сөргән өчен урыс тарихын бозуда гаепләде һәм Русиядә бер генә милләт — урыс милләте булуын тәкрарлады.
Әлеге интервьюны татар телендә "Татар-информ"ның татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов алды. Бәхәс туганнан соң 17 февраль кичендә Рәмис Латыйповның "Татар-информ" мөхәррире вазифасыннан китүе билгеле булды.
Интервью Дамир Мөхетдиновның эш бүлмәсендә алынды. Анда Калка сугышы күренеше ясалган картина күренә. Бу 1223 елда монголларның Калка елгасы буенда урыс-кыпчак гаскәрләрен тар-мар итүен тасвирлый. Нәкъ менә бу күренеш тә урыс милләтчеләренең аеруча ачуын чыгарды һәм Мөхетдиновка һөҗүм башлауга сәбәп булды.
Соңрак басым астында Дамир Мөхетдинов әлеге картинаны алып куячагын хәбәр итте. Аны ул Икенче дөнья сугышына багышланган рәсем белән алыштырып куячак.
Публицист Харун Сидоров фикеренчә, Мөхетдинов Русияне бер милләтле дәүләт итеп төзүчеләргә — дәүләтнең үзенә һәм урыс милләтчеләренә каршы чыкты. Шуңа да көчле басымга дучар булды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.
Форум