Бүген, 18 февральдә Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Риядта АКШ белән Русиянең югары дәрәҗәле вәкилләре сөйләшү уздырды. Бу Русия 2022 елда Украинага бәреп кергәннән бирле шушындый беренче очрашу булды.
Очрашу Казан вакыты белән көндезге унберенче яртылар тирәсендә башланды.
Сөйләшүләрнең беренче өлеше бераз тәнәфесләр белән якынча 3,5 сәгать дәвам итте. Шуннан соң анда катнашучылар "эшлекле төшке аш"ка китте.
Сөйләшүләр Казан вакыты белән сәгать көндезге өчләрдә бетте. Шул рәвешле 4,5 сәгатькә сузылды.
Русия вәкилләре төркеменең әгъзасы Юрий Ушаков сөйләшүләрне "начар булмады" дип әйтте. "Бөтен мәсьәләләр белән бәйле җитди сөйләшү" булды диде. Ушаков сүзләренчә, сөйләшүләрне алып барачак төркемнәр оешкан, алар Украина белән бәйле мәсьәләләрдә фикер алыша башлаячак. АКШ президенты Дональд Трамп белән Русия президенты Владимир Путинны очраштыруга әзерләнү турында да фикер алышканнар. Әмма Ушаков бу очрашу киләсе атнада мөгаен булмас әле, ди. Шулай ук ул әлегә Русия белән АКШ якыная башлады дип әйтүе авыр, әмма "бу хакта сөйләшү булды", дип белдерде.
АКШ Дәүләт секретаре Марко Рубио белән Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Русия һәм АКШ мөнәсәбәтләрендә киеренкелекне бетерү өчен "консультацияләр механизмы" булдырырга килешкән. Бу хакта очрашудан соң АКШ Дәүләт департаментында әйттеләр. Шулай ук оешмада әйтүләренчә, сугыш беткәннән соң Русия белән икътисади мөнәсәбәтләрнең нинди булачагы турында фикер алышырга килешкәннәр.
Рубио сүзләренчә, тарафлар шулай ук Мәскәү белән Вашингтонда илчелекләрнең нормаль эшчәнлекләрен торгызу кирәклеге турында сөйләшкәннәр.
Сөйләшүләр башланыр алдыннан ике як та бу очрашуның АКШ белән Русия арасындагы диалогны җайга салу өчен, шулай ук Украинадагы солых турында сөйләшүләр башлау ихтималы өчен беренче адым дип әйткән иде. Бу очрашуга Украина һәм башка илләрнең вәкилләре чакырылмады.
АКШ делегациясен илнең дәүләт сәркатибе Марко Рубио, ә Русия вәкилләре төркемен тышкы эшләр министры Сергей Лавров җитәкләде. Сөйләшүләрдә АКШ ягыннан дәүләт иминлеге киңәшчесе Майкл Уолтц һәм махсус илче Стив Уиткофф та катнашты. Русия ягыннан исә Путинның ярдәмчесе Юрий Ушаков һәм Русия туры инвестицияләр фонды җитәкчесе Кирилл Дмитриев булды.
Дмитриев Путинга якын финансчы дип санала. CNN телеширкәтенә биргән әңгәмәсендә ул моңарчы АКШ президенты Дональд Трамп такымының кайбер әгъзалары белән инде очрашуын әйтте. Әмма кайчан һәм кайда очрашкан - монысын сөйләмәде. "Президент Дональд Трамп дөньядагы бик күп проблемнарны актив хәл итә", дип белдерде Дмитриев. Ул АКШ белән Русия мөнәсәбәтләре дә яхшырыр дип өмет белдерде. Шул ук вакытта Русиягә кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгару Русия өчен генә түгел, шушы чикләүләр аркасында янәсе 300 миллиард доллардан артык акчасын югалткан АКШ өчен дә мөһим, дип искәртте.
Дмитриев әйтүенчә, 2-3 ай эчендә сөйләшүләрдә алга китеш булырга мөмкин.
Элегрәк АКШ вәкилләре бу очрашуны "башлангыч элемтә" дип атады. Очрашуның максаты - Русиянең Украинадагы сугышны тыныч юл белән бетерүгә ни дәрәҗәдә җитди каравын аңлау, дип билгеләде.
Әмма Кремль бу очрашуның максаты турында бераз башкачарак сөйли, сөйләшүләрдә "Русия-Америка мөнәсәбәтләре" турында сүз барачак, диде.
Русия ягыннан бу күрешүгә шулай ук Арктика белгече, Русиянең Канададагы илчелегенең киңәшче-илчесе Владимир Проскуряков та килгән. Моңа "Система" игътибар иткән. Очрашуда Русия тышкы эшләр минситрлыгының Гомумевропа хезмәттәшлеге департаменты җитәкчесе урынбасары Дмитрий Балакин да булган. 2021 елда Петербур дәүләт университетында Арктикада Русия-Канада хезмәттәшлеге турында конференция узган иде, анда Проскуряков та катнашты. Бүгенге сөйләшүләрдә аның нинди роль уйнавы аңлашылмый.
Элегрәк Украина президенты Владимир Зеленский чакырсалар да бу очрашуга килмәс идем, диде, чөнки сөйләшүләргә әзерләнү барганда Украина анда катнашмады.
АКШ һәм Русия арасында төзелгән Украинаның язмышы турындагы килешүләрне Киев кабул итмәячәк, диде ул. Европа берлеге дә шундый ук фикердә. Элегрәк АКШ президенты махсус илчесе Кит Келлог Украинадан башка гына аңа кагылышлы бернинди карарлар да кабул ителмәячәк, дип ышандырды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум