Бүген Казан шәһәре мэры Илсур Метшин татар зыялылары белән очрашты. Ратуша бинасында узган утырышта аңа сораулар һәм тәкъдимнәр җиткерделәр. Сорауларның бер өлеше милли мәгарифкә кагылды.
Татарстан мәдәният министрлыгының иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе, тарихчы Айрат Фәйзрахманов Казанның һәр районында бер татар мәтәбе ачарга тәкъдим итте.
Бу тәкъдимгә Казанның 2нче татар гимназиясенең элекке мөдире, хәзер мәктәптәге Ш.Мәрҗани музее мөдире Камәрия Хәмидуллина да кушылды. Аныңча, 1990нчы елларда эшләгән татар мәктәпләрендә яңадан татарча укытуны көйләргә кирәк.
— Әгәр милли мәктәп юк икән, безнең телнең язмышы һәм милләтнең киләчәге дә зур сораулар белән тәмамланачак. Һәрбер районда бер мәктәп белән чикләнергә хакыбыз юк, чөнки 1995 елда Казанда татарча укыта торган 40 мәктәп бар иде. Аларның элмә такталары татар мәктәбе дип эленеп тора, лицензияләре бар. Шуларның татар мәктәбе билгеләмәсенә туры китереп эшләвен тәэмин итәргә кирәк, — диде ул.
Хәмидуллина сүзләренчә, татар мәктәбе татар телен өйрәтү генә түгел, "фәннәрне татарча укыту мөһим".
Милли мәгариф торышына аңлатманы Казан башкарма комитетының җитәкче урынбасары Гүзәл Сәгыйтова бирде.
Аныңча, бүген Казанда 37 татар мәктәбе бар. Моннан тыш, башка мәктәпләрдә татар телендә беле бирүче 22 сыйныф һәм татар телендә тәрбия алучы 154 сыйныф бар.
— Әйе, 2нче татар гимназиясе дә 9нчы сыйныфтан урыс телендә укытуга күчте, чөнки канун шулай таләп итә. Безнең укытучыларның укыту сыйфатын да әйтергә кирәктер. 2021 елда балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә мониторинг уздырганда укыту сыйфатына басым ясалган иде. Укытучыларның укыту методикасына башка караш ясадык, — диде ул.
Илсур Метшин мәгариф өлкәсенә карата үз фикерен белдермәде, ләкин очрашуда сөйләшенгән барлык тәкъдимнәр каралачак диде.
Моннан тыш, мэрдан шәһәрне татарлаштырырга сорадылар. Тарихчы Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, Казанда яшәүчеләр һәм туристлар өчен күбрәк шәһәрнең бизәлешендә татар нәкыше, татарча язылган элмәтакталары һәм татар моңы кирәк.
— Без визуализация мәсьәләсендә тырышабыз, — диде Метшин. — Транспорт, отель, рестораннар белән эшлибез. Кытай, татар, урыс рестораннарында меню төрле булса да, анда без ясаган айдентика (бизәкләр) кулланыла.
Моннан тыш, мэр Иске Татар бистәсен визуаль яктан татарлаштырырга сүз бирде.
• 2017 елда Татарстанда татар телен укыту Мәскәү басымы аркасында ихтыярига калды. Русия президенты Владимир Путинның "ана теле булмаган телне мәҗбүри укыту — ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң прокуратура республика мәктәпләрен тикшерде һәм милли телләрне мәҗбүри укыту програмыннан алуны таләп итте. Шул ук елны мәктәпләрдә ул дәүләт теле буларак өйрәтелми башлады, бары ата-аналар гаризасы белән туган тел буларак кына укытылды. Татарстанда 1990нчы еллар башыннан татар телен барлык балалар да укыды.
• Татарстан Дәүләт шурасы бертавыштан республика дәүләт теленең ихтыяри укытылуы өчен тавыш бирде. 2018 елда Русия думасында милли телләрне ихтыяри укыту турында канун кабул ителде.
• Татар теленнән чыгарылыш имтиханын тапшыручылар елдан-ел кими. Рәсми саннарга караганда, 2008 елда аларның саны 385 укучы булган. Татар теленә һөҗүм башланганнан соң БРИ тапшыручылар кискен кимеде. Мәсәлән, 2017 елда имтиханны 74 бала тапшырган булса, 2018 елда — 18 укучыга, 2022 елда — бер укучыга калды. Ул вакытта Мәгариф министрлыгы татар теленнән БРИ югары уку йортларына кергәндә кирәк түгел, шуңа аны бик сирәк сайлыйлар дип аңлаттылар.
• 2024 елда Татарстанда 11 сыйныф тәмамлаучылар арасында татар теленнән һәм әдәбияттан БРИны 7 укучы тапшырды.
• 2021 елда Казанда татар телен туган тел буларак укучыларның 55,45%ы укыган, шул исәптән урыс балалары арасында 34% татар телен сайлаган. Шуннан соң Халыкара урыс соборы Казанда урыс баласының татар телен укуын тикшерүне сорады.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум