Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан Югары мәхкәмәсе Алматыдагы татар-башкорт үзәген яклап карар чыгарган


Алматыдагы "Идел" татар-башкорт мәдәният үзәге бинасы
Алматыдагы "Идел" татар-башкорт мәдәният үзәге бинасы

Алматы шәһәрендә урнашкан "Идел" татар-башкорт мәдәният үзәге бинасыз калырга мөмкин иде. Прокуратура әлеге ике катлы бина үз вакытында канунсыз төстә сатылган дип саный.

Алматыдагы "Идел" татар-башкорт мәдәният үзәгенең язмышы хәл ителгән: Казакъстан Югары мәхкәмәсе үзәкнең рәисе, эшмәкәр Рәшит Гыйззәтуллинны яклап карар чыгарган. Бу хакта Orda.kz хәбәр итә.

Былтыр август аенда Азатлык радиосы Алматыда татар йортын тартып алырга теләүләре турында язма чыгарган иде.

Ике катлы бина нәкъ шәһәр үзәгендә урнашкан. Заманында ул Абай исемндәге Казакъ милли педагогия университетының милке булган. 2003 елда уку йорты ректоры бинаны "Фирма Зураб" оешмасына, анысы исә "Ideal Construction Company" ширкәтенә сата. Бу оешма аны NurBank банкында йолым (залог) буларак тота. 2013 елда бурычларын кайтара алмау сәбәпле, милек банк карамагына күчә. Һәм 2015 елда Алматыда яшәүче татар эшмәкәре Рәшит Гыйззәтуллин бинаны сатып ала. Берүк вакытта ул "Идел" татар-башкорт үзәге рәисе булып санала.

Гыйззәтуллин анда капиталь төзекләндерү үткәрә. Моның өчен банктан кредитлар ала. 8 ел дәвамында түли. Бурычларын 2024 елда гына каплап бетерә.

Бинага булган бурычларны каплап бетерү белән Алматы шәһәренең Медеу районы прокуратурасы бинаның соңгы хуҗаларын, шул исәптән Рәшит Гыйззәтуллинны мәхкәмәгә бирә. Прокуратура фикеренчә, 2003 елда Абай исемендәге Казакъ педагогия университетының әлеге бинаны "Фирма Зураб" оешмасына тапшыруы канунсыз булган. Шул исәптән 2015 елда Гыйззәтуллинның үз акчасына әлеге милекне сатып алуы да юридик яктан көчкә ия түгел, дип саный. Рәшит Гыйззәтуллин "белүемчә, бинаны җимерәчәкләр, аның урынында 6-12 катлы йорт төзеләчәк", дип сөйләгән иде Азатлык радиосына. "Моның артында икътисади мәнфәгатьләр ята", диде ул.

Былтыр ике мәхкәмә утырышы узган иде. Беренчесе — 15 апрельдә, икенчесе — 3 июльдә Алматы шәһәр мәхкәмәсендә булган. Икесендә дә татар эшмәкәре оттырган, хөкемдар прокуратура фикерен өстен күргән.

Әмма хәзер Казакъстан Югары мәхкәмәсе Рәшит Гыйззәтуллинны яклап чыгарган. Югары мәхкәмә фикеренчә, 2003 елда бина сатылган вакытта булган канун бозуларны Гыйззәттуллин белгән яки белергә тиеш булган дигән дәлилләр юк. Ул "намуслы сатып алучы" булган диелә мәхкәмә карарында.

  • Алматыда бүген якынча 30 мең чамасы татар яши. Бу аларны берләштерүче төп Татар йорты булып саналган.
  • "Идел" татар-башкорт үзәгенең 30 елдан артык тарихы бар. Соңгы дистә елга якын вакыт эчендә алар шушы бинада эшли. Моның өчен татар оешмасыннан аренда хакы да, коммуналь чыгымнар да алынмаган.
  • Милли тормыш 300 дүрткел метр мәйданда, ягъни зур залда, зур бүлмәләрдә кайнаган: татар китапханәсе булдырылган, татар теле дәресләре оештырылган, иҗади төркемнәр оешкан, ансамбльләр корылган. Тегү-чигү кебек түгәрәкләр һәм даими төстә мәдәни чаралар узган. Алматыда яшәүче галим Гриф Хәйруллин әгәр бинадан чыгарылса, үзәкнең эшчәнлеге кимиячәк, дип борчу белдергән иде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG