Казанда яшәүче кайбер парлар тизрәк аерылышу өчен башка шәһәрләргә бара башлаган. Татарстан башкаласында бу эшләр озакка сузыла, аерылышу өчен өч айга кадәр көтәргә кирәк, дип хәбәр итә "Татарстан-24"
Казанның ЗАГС хезмәткәрләре аңлатуынча, моңа башка төбәкләрдә яшәүчеләрнең нәкъ менә Казанда аерылышырга теләве сәбәпче. Әмма шул ук вакытта Казанда аерылышучылар саны әкренләп кими: соңгы елда 16,3 процентка әзәйгән.
Психологлар аерылышуга китергән сәбәпләр арасында мадди файда эзләү дә бар дип белдергән. Кайбер хатын-кызларга аерылышканнан соң ялгыз ана статусы бирелә, андыйларга дәүләттән ярдәм каралган. Шулай ук белгечләр интернет белән блогерларның йогынтысы да бар, алар бәйсез булу турындагы идеяне тарата, дигән.
Казан ЗАГСлары шәһәрдәге аерылышулар санының Уфа, Пермь, Самар, Түбән Новгород белән чагыштырганда азрак булуын искәртә.
Күптән түгел Думаның Татарстаннан депутаты Илдар Гыйлметдинов Татарстанда һәр икенче гаилә таркала дип белдерде. Депутат фикеренчә, өлкән буын яшьләрне гаилә коруның күңел ачу гына түгел, хезмәт тә булуына өйрәтергә тиеш. Хәзерге вакытта ата-аналар балаларын артык нык иркәли һәм гаилә корырга өйрәтми, ди ул.
- Былтыр сентябрьдә Русия думасына аерылышыр алдыннан парларны психолог белән киңәшләшергә мәҗбүр итә торган канун өлгесе кертелде. Аңа ярашлы, хәзер аерылышу эшен өч айга кичектереп торачаклар, ә ир белән хатын гаилә психиологына барырга тиеш булачак. Әгәр психолог ярдәменең нәтиҗәсе булмаса яки ир белән хатынның берәрсе һаман да аерылышу теләгендә нык торса - аерачаклар.
- Июнь аенда Русия финанс министрлыгы аерылганда түләнә торган дәүләт пошлинасын сигез тапкырга диярлек арттырырга һәм 650 сум урынына биш мең сум итәргә тәкъдим ясады.
Уртак балалары балигълык яшенә җитмәгән парларның үзара килешеп яки мәхкәмә аша аерылышкан очраклары турында сүз бара.
- 2023 елда Татарстанда ЗАГС оешмалары 25 меңнән артык никах теркәгән. Шул ук вакытта аерылышучылар саны 14,2 мең кеше булган. 1000 никахка 566 аерылышу туры килгән.
- Башкортстанда исә 2023 елда 14 меңләп пар аерылышкан.
- 2022 елда Русиядә аерылучылар санының соңгы сигез елда иң югары дәрәҗәгә җитүе билгеле булды. Психологлар аерылышучылар саны артуга Русиянең Украинага каршы башлаган сугышы сәбәпче дип саный. Сугыш аркасында гаиләдә ызгышлар арткан, ди белгечләр.
- Башкортстанда өйләнешеп 50 ел бергә яшәгән парларга 10 мең сум бирергә тәкъдим иттеләр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум