Кичә, 24 февральдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Казанда сүз һәм матбугат иреге таләп итеп пикет оештырган активист Софья Федорованы пикет оештыру тәртибен бозуда гаепле дип тапкан (Русия Административ хокук бозулар кодексының 20.2 маддәсе) һәм аңа 20 мең сум штраф салган. Бу хакта активист үзе хәбәр итте.
Чара үзе 1 февральдә үткән иде. Анда 30лап кеше килде. Алар цензурага һәм сүз өчен эзәрлекләүләргә каршы шигарләр тотып торды. Пикетчеларның берсе оппозиция сәясәтчесе, мәрхүм Алексей Навальный турында да палакат тотып торган, әмма "пикетның темасына туры килми" дип полиция аны алып куярга кушты.
Чараны Татарстанның "Молодежное Яблоко" оешмасы уздырды. Казан башкарма комитеты пикетны үткәрергә рөхсәт биргән иде.
7 февральдә исә оешма активисты Софья Федоровага "оештыручының пикет үткәрү кагыйдәләрен бозуы турында" беркетмә төзеделәр. Сүз иреге таләп иткән пикет үткәрүгә рөхсәтне хакимиятләрдән нәкъ менә ул сорап гариза тапшырган булган.
Активист "Гроза"га гаебен танымавын әйтте, хокук бозу булмады дип белдерде. Әгәр куәт оешмалары вәкилләре пикетта җәмәгать тәртибен бозу билгеләре күрсә, бу хакта миңа хәбәр итәргә тиешләр иде, әмма бернинди шелтә белдерү дә булмады, дигән иде ул. Шулай ук полиция хезмәткәрләре Федорованың ни өчен шигарьләр чараның максатларына туры килми дип саныйсыз дигән соравына җавап бирмәгән.
"Оештыручы буларак, халык алдында үткәрелгән чаранң бөтен бурычларын да үтәдем. Бу — дәүләт оешмалары хезмәткәрләренең эш күрсәтү өчен уйлап табылган чираттагы эше", — дип белдергән иде Федорова.
Активист гаебен танымый һәм мәхкәмә карарын Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итмәкче була. Шулай ук ул "үзләренә канун белән куелган бурычларны үтәмәделәр" дип, тәртип саклаучыларны прокуратурага шикаять итәчәген дә җиткергән.
- 6 февраль көнне Казанда "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллин тоткарланган иде. Зиннәтуллинны "Вишневский" полиция бүлегенә алып киттеләр. Имеш полиция хезмәткәрләрендә аның 1 февральдә Сүз һәм матбугат иреге пикетында тотып торган плакатына карата сораулары туган.
- Ул көнне Зиннәтуллин башка плакат белән бергә "Константин Смирнов журналист, а не преступник" ("Константин Смирнов җинаятьче түгел, ә журналист") дигән шигарь тотып торды.
Константин Смирнов – "Вид сбоку" Рязань басмасын булдыручы. Аны 1 февраль көнне имеш ришвәт таләп итүдә гаепләп тоткарладылар. - Бу пикет өчен Зиннәтуллинга 250 мең сум штраф салдылар.
- Соңгы өч елда Русиядә хәрби цензура кертелгән дияргә дә була. "Гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" һәм "гаскәрне дискредитацияләү" маддәләре эшли башлады.
Медиаларга Украинадагы сугышны бары тик дәүләт карашларына ярашлы гына яктырту рөхсәт ителә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум