Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннар өчен Яңа ел ялларына читкә бару былтыргыдан 20 процентка кыйбатланган


Казанда Яңа ел. Архив фотосы
Казанда Яңа ел. Архив фотосы

Чит илләргә юлламаларга бәяләрнең артуына долларның кыйммәтләнүе дә йогынты ясаган.

Казанда яшәүчеләр Яңа ел ялларында ялга бару өчен былтыргыдан 20-25 процентка күбрәк акча түләячәк. Бу хакта белгечләр сүзенә таянып "Бизнес Online" яза.

Татарстан турагентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов әйтүенчә, Казанда яшәүчеләрнең 80-90 проценты Яңа ел бәйрәмнәрендә Русия эчендә генә сәяхәт итәчәк. Калганнары исә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә (бу иң популяр юнәлеш булып тора), Мисырга, Шри-Ланка, Гоа һәм Таиландка юл тотачак.

"Яңа ел яллары өчен кешеләр алдан урын алып куйды, күбесе инде түләде дә. Узган елгыдан бәяләр 20-25 процентка кыйбатрак. Соңгы атналарда доллар 15 процентка кыйбатланды. Урыны-урыны белән Русиядә бәяләр 5-10 процентка артты", дип сөйләгән Мифтахов.

"Трэвэл-Эндвок" туристик ширкәте мөдире Юлия Таланова да Казанда яшәүчеләр өчен иң популяр юнәлеш — Берләшкән Гарәп Әмирлекләре булуы белән килешкән. Аның фикеренчә, узган ел белән чагыштырганда Казанда яшәүчеләр ешрак Гоаны сайлый башлаган. "Яңа елга юлламаларны шунда алалар. Кайда җылырак, шунда баралар", дип аңлаткан Таланова.

Шулай ук ул бу чорда Шри-Ланка белән Таиландны сайлаучылар да күп булуын әйткән. Шул ук вакытта Төркиядә бәяләр арзанрак булса да, Төркиягә барырга теләүчеләр азрак дигән. Бу исә әлеге чорда ял итүчеләрнең диңгездә коена алмавы белән бәйле.

  • Шул ук вакытта 2025 елдан Казан шәһәрендә туристлардан салым җыя башлыйлар. Татарстан башкаласына килгән һәркем тәүлегенә кимендә 100 сум калдырырга тиеш булачак. Инде биш елдан салым биш тапкырга артырга мөмкин. Казан мисалында Татарстанның башка шәһәрләре дә — Болгар, Зөя, Алабуга кебек туристларны җәлеп итүче тарихи җирлекләр дә салым җыярга тели.
  • Әгәр дә Аксубайда, яки Ютазыда яшәүче Казандагы кунакханәдә тукталса, ул да Мәскәү туристы кебек салым түләячәк. Казан шәһәр думасындагы КПРФ әгъзасы Динара Хәлимдарова республика халкын салымнан азат итәргә чакырса да, бу тәкъдимне кабул итмәделәр.
  • Кунакханәләр бу салымга каршы.Казан кунакханәләрендә бәяләр артачак, туристлар — отельләрдән читләшергә һәм "соры" базардагы торакларга күчәргә мөмкин, дигән курку бар.
  • Сугыш башлану белән Русия ватандашлары чит илгә сирәк чыга башлады: күп кенә илләргә виза алу кыенлашты һәм рубльнең бәясе төште. Нәтиҗәдә, эчке туризм үсә башлады. 2024 елның 8 аенда Казанга 3,2 млн турист килгән. Бу узган елдан 10 процентка күбрәк. Аларның 74 процентын, яки 2,3 миллионын Русия төбәкләреннән килүчеләр тәшкил итә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG