Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда заманында юкка чыга язган Ак мәчеткә ярымай куелды


Соңгы 30 елда ул ташландык хәлдә иде.

Казанның Яңа бистәсендә урнашкан (Кызыл Татарстан урамы, 20нче йорт) Ак мәчеткә ярымай куелды. Бу хакта Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитеты хәбәр итә.

Тантанада Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау дәүләт комитеты рәисе Иван Гущин, "Татэнергосбыт" оешмасы мөдире Рифнур Сөләйманов катнашкан.

Мәчет бюджет акчасына түгел, хәйриячеләр хисабына төзекләндерелә. Бу эшләр якын киләчәктә тәмамланырга тиеш.

"Бу кыйммәткә төшкән проект. Реставрация арзан була алмый. Бүген нинди матурлык барлыкка килүен, бөек манара хасил булуын күреп торасыз. Безнең өчен бинада мөселман кануннарын үтәү генә түгел, архитектура һәм тарихи йөзен кайтару да мөһим иде. Мәхәлләнең төзекләндерелгән ишегалды, туклану урыны, тәһарәтханәсе булырга тиеш", диде Иван Гущин.

Мәчет белән Фәрит Сәлман имамлык итәчәк. Ул Коръән һәм сөннәтне өйрәнү үзәген җитәкли. 1997-2001 елларда Тәлгать Таҗетдин мөфтияте карамагында Татарстан мөфтие булып саналды. Аның сүзләренчә, Ак мәчет төзелгәнче бу урында агач мәчет торган.

Ак мәчет – 1801-1805 елларда Казанның Яңа бистәсендә төзелә. Бина урта гасыр болгар, татар халык архитектурасы, классицизм архитектурасы элементлары кулланып салынган. Ул Кызыл Татарстан урамы 20нче йорт адресында урнашкан. Совет хакимияте 1929 елда мәчетне яба. 1930 елда мәчет манарасы сүтеп алына. Заманында монда мәктәп, аннан мех берләшмәсенең цехлары була.

Ак мәчетне узган ел төзекләндерә башладылар. 2022 елның апрелендә гыйбадәтханәгә куркыныч янавы хәбәр ителде. Юл төзүчеләр мәчет бинасы буенда торган бетон киртәләрне салдырып, аны гыйбадәтханә диварына терәтеп куйган иде. Мәчетнең кирпеч диварында ярыклар барлыкка килүе ачыкланды. Быелның апрель аенда Ак мәчетне төзекләндерү өчен 300 млн сум тотылуы әйтелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG