Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның яңа мәктәпләрендә бассейннар булмаячак - Татарстан хакимиятләре чыгымнарны киметте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бассейннарсыз мәктәпләрне "М14" микрорайонында һәм "Новые Горки" торак комплексында төзиячәкләр. Узган ел Татарстанның яңа мәктәпләр төзүгә чыгымнарын киметәчәге билгеле булды. Чыгымнар кимесен өчен мәктәпләрне кечкенәрәк итеп салмакчылар. 

2024 елда Казанда төзеләчәк өч яңа мәктәпнең икесендә йөзү бассейннары булмаячак. Бу хакта "Бизнес Online"га шәһәр башкарма комитетында әйткәннәр.

Бассейннарсыз мәктәпләрне "М14" микрорайонында һәм "Новые Горки" торак комплексында төзиячәкләр. Аларның һәркайсы 1,2 мең укучыга каралган, һәркайсына икешәр млрд сум бирелә. Ә "Весна" торак комплексында 1,5 мең укучы өчен 2,6 млрд сумлык мәктәп барлыкка киләчәк: аның бассейны да, зурайтылган актлар залы да булачак.

Казанда яңа өч мәктәп салыначагы быел ел башында хәбәр ителгән иде. "Без балалар тормыштан канәгать булып үссен өчен барысын да эшлибез. Казан социаль объектлар төзелеше ягыннан алдынгы сафта, бу юнәлештән тайпылмаячакбыз. Быел тагын өч мәктәп төзеләчәк. Төзүчеләр безгә аны 1 сентябрьгә кадәр салып бетерергә вәгъдә итә", диде шәһәр мэры Илсур Метшин.

Шул ук вакытта узган ел Татарстанның яңа мәктәпләр төзүгә чыгымнарын киметәчәге билгеле булды. Чыгымнар кимесен өчен мәктәпләрне кечкенәрәк итеп салмакчылар.

Былтыр Татарстанда 11 яңа мәктәп тапшырылды, алар 17 миллиард сумга төшкән. Мәсәлән 1,2 мең укучыны сыйдырышлы бер мәктәп 2,4 миллиард сум, ә 1,5 мең кешелеге 2,7 миллиард сум тора.

"Бу төбәк бюджетына авырлык китерә", дигән иде республиканың төзелеш министры урынбасары Владимир Кудряшев. "Мәйданын киметсәк, инженерия җиһазларына һәм технологик җиһазларга чыгымнарны киметәбез. Моны киләсе елдан ук эшли башларбыз, мөгаен", диде ул.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы сәбәпле Көнбатыш тарафыннан кертелгән санкцияләрнең тискәре йогынтысы Татарстанда көчәя бара. Нефть эмбаргосы кертелгәннән соң, республика бюджетына нефть ширкәтләреннән күчерелгән керемнәр кимегән. Шулай ук халыкның керемнәре дә азайганы күренә. Алга таба Татарстанның нефтьтән табышы кимер дип көтелә. Бу Мәскәүнең сугыш сәбәпле саеккан бюджетын тулыландыруы белән бәйле. Моңа кадәр төбәкләрдә калган керемнәрнең бер өлеше федераль бюджетка китеп барачак.
  • Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов акчаларны кысып тотарга һәм беренчел социаль бурычларны башкару өчен "чыгымнарны оптимальләштерергә" чакырды.
  • Хәзер беренче урында федераль бюджет булачак. Шуңа да безнең зур суммалар читкә китеп барачак. Моны анализларга һәм республика икътисадына ничек йогынты ясаячагын аңларга кирәк. Шуннан соң тотрыклылыкны саклау өчен аерым чаралар күрелергә тиеш", диде ул.
  • Татарстанда аеруча Казан тирәсендә мәктәпләрдә урыннар җитмәү мәсьәләсе кискен тора. Казанда мәктәпләр җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен 60 миллиард сум кирәк. Бу исә шәһәрнең ике еллык бюджетына тиң.
  • Мәктәптә балаларга урын җитмәү аеруча Казанның "Солнечный город", "Салават күпере" торак комплексларында, шәһәр янындагы Вишневка һәм Привольный бистәләрендә күзәтелә. Рәүис Гәрәев урамындагы 182нче лицей да каралганыннан ике тапкыр күбрәк баланы укыта.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG