Accessibility links

Кайнар хәбәр

Волонтерлар Tamagoneko уенын татарчага тәрҗемә иттеләр


Уеннан күренеш
Уеннан күренеш

Уенда татар түбәтәен кию очрагында, баш герой Татарстан байрагы рәвешендәге эз калдырып бара.

Steam уеннар сервисында урнашкан Tamagoneko онлайн-уенында татар телен куллану мөмкинлеге барлыкка килде. Татарчага тәрҗемәне бер төркем волонтерлар башкарды.

Tamagoneko – платформер жанрындагы уен. Уенчы ак мәче буларак уйный, аңа төрле авырлыктагы дәрәҗәләрне үтәргә, төрле предметлар җыярга һәм финишка барып җитү кирәк.

Уенда "серле" костюмнар арасында татар түбәтәе дә бар. Аны кию очрагында мәче Татарстан байрагы рәвешендәге эз калдырып барачак.

Уенны татарчага тәрҗемә итәргә аның авторлары үзләре тәкъдим итте, дип сөйләде Миллиард.татар проектына волонтерларның берсе Газиз Фәттахов. Азатлык укучылары аны дөньякүләм фильмнарга тәрҗемә итүче "Безнең тәрҗрибә" проекты активисты буларак хәтерли ала.

Аның сүзләренчә, тәрҗемә эше якынча 2 атна вакыт алды, барлыгы 1 меңгә якын берәмлекне тәрҗемә итәргә кирәк булды.

— Уенны туган телеңдә уйнау – гадәти булмаган хис, — диде Фәттахов. Ул киләчәктә башка уеннарны да татарчага тәрҗемә итәргә теләге турында сөйләде. Хәзерге вакытта ул фикердәшләре белән "Peaky Blinders" ("Очлы чыгынтылар") британ сериалын тәрҗемә итәргә җыенуын әйтте.

  • Татарстанда компьютер уеннарын һәм чит ил фильм-сериалларын татарчага тәрҗемә итү эше җайга салынмаган. Сирәк булган очраклар, нигездә, тел волонтерлары тарафыннан башкарыла.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG