Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Гафури районында яшәүчеләр район башлыгын эштән җибәрүне таләп итеп тавыш җыя


Фәнзил Чыңгызов
Фәнзил Чыңгызов

Петициягә тавыш биргән 1000ләп кешенең 86 проценты аны хуплаган.

3 июнь көнне ВКонтактеда "Юг Башкортостана" төркемендә Гафури районында яшәүчеләрнең петициясе чыккан, алар район башлыгы Фәнзил Чыңгызовны эшеннән җибәрүне таләп итә. Хәзерге вакытка петициягә 1000ләп кеше тавыш биргән, шуларның 86 проценты моны хуплаган, ә тавыш бирү 3 июльгә кадәр барачак, дип хәбәр итә "Аспекты".

"Без барыбыз да хәзерге башлык Чыңгызов Ф.Ф.ның районыбызга бары тик кесәләрен тутыру өчен генә килүенә инандык. Аның нәтиҗәсез җитәкчелек итүе аркасында безнең район иң артта калганнарның берсенә әйләнде", дип башлана мөрәҗәгать.

Анда райондагы төрле проблемнар турында әйтелгән. Мәсәлән районда вазифаларга куердай кешеләр юк диелә.

"Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүче районда авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе юк. Красноусол җирлегендә биш елда алты башлык алышынды. "Дубки" аланында мәктәп укучыларының ялы башланды, ә җитәкчеләре юк. Районда яшәүчеләр өчен бер цех та ачылмады. Юньле юллар юк, төзекләндерелмиләр. Су һәм электр проблемнары хәл ителмәгән, чүпләр өчен контейнерлар урнашкан мәйданчыклар юк", дип язылган петициядә.

14 июньдә исә Гафури районы башлыгыннан Радий Хәбировка зарланып мөрәҗәгать чыгарганнар.

"Хәзер республика медиасында аны сайлаулардан соң хөкүмәттә министр урыны да көтеп торырга мөмкин дип юрыйлар һәм без республика өчен борчыла башладык. Әгәр кечкенә бер районда шундый тәртипсезлек оештырган икән, республика дәрәҗәсендә ничек эшләмәкче була?", дип сорый Гафури районында яшәүчеләр.

  • Быел сентябрьдә Башкортстанда республика башлыгын сайлаячаклар. "Путинны сайлаган кебек сайлаулар булачак, һәр фиркадән Хәбировка каршы "күз буяу өчен генә" намзәт чыгарылачак", дип саный белгечләр.
  • Шул ук вакытта Башкортстанда яшәүчеләр берничә тапкыр Радий Хәбировның үзен дә вазифасыннан җибәрүне таләп иткән иде.
  • Мәсәлән, Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсендә активист Фаил Алсыновның җинаять эше каралган утырыш төгәлләнгәннән соң, аны хуплау өчен җыелган кешеләр Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырды.
  • Күптән түгел Татарстанның Алабуга шәһәрендә җирле халык шәһәр башлыгы Рөстәм Нуриевка каршы чыкты. Шәһәрнең тарихи үзәгендә, туристлар күп йөри торган Гассәр урамында зәңгәр чыршыларны кисә башлагач җирле халык җитәкчене "агач аударучы, читтән килгән кеше", дип атады.
  • Быел февральдә Татарстанның Алабуга шәһәрендә яшәүче Никита Кузнецов "Алабуга районы башлыгының берни эшләмәвенә чаралар күрергә" дигән петиция чыгарды. Бу мөрәҗәгать киң таралды, тик соңрак авторы аны сөртеп куйды, бәлки аңа басым булгандыр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG