Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше хокуклары шурасы башлыгы Фадеев Русиядә никаб киюне тыярга тәкъдим итә


Никаб кигән хатын-кыз
Никаб кигән хатын-кыз

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта Үзәк Азиянең кайбер илләрендә дә никаб кию тыелган, ә Русиядә ул рөхсәт ителә.

Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев Русиядә никабларны тыярга тәкъдим итте. Бу хакта ул "Парламент газетына" биргән әңгәмәдә әйткән.

"Мин традицион ислам вәкилләре һәм төбәк хакимиятләре белән бу мәсьәлә хакында фикер алышачакмын. Тик алдан ук үз карашымны әйтеп куям: минемчә, Русиядә никаб кию тыелган булырга тиеш", дигән Фадеев.

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта Үзәк Азиянең кайбер илләрендә дә никаб кию тыелган, ә Русиядә ул рөхсәт ителә.

Никаб - мөселман хатын-кызларының баш киеме, ул күзләрне генә ачык калдырып, йөзне тулысынча каплый.

Европада никабны беренчеләрдән булып тыйган ил Франция булды. Анда мөслимәләрнең бу киеме 2011 елда тыелды.

  • Яулык ябу мәсьәләсе Русиядә дә әледән әле күтәрелеп тора. Мәсәлән Мордовиянең Азюрка (Белозерье) авылы мәктәбендә укытучыларга үз хокукларын мәхкәмәдә якларга туры килде.
  • 2022 елның көзендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Валдай" халыкара бәхәс клубы конференциясендә чыгыш ясаганда мәктәпләрдә яулык ябу, хиҗаб киюне тыю проблемын күтәргән иде. Ул Русия мәктәпләрендә кызларны яулыкларын салырга мәҗбүр итүләрен искә алды. "Башка яулык ябу, икенче төрле әйткәндә хиҗаб кию – исламдагы гадәт кенә түгел, ул христианлыкта да, иудаизмда да бар. Русиядә хатын-кызлар ябынып йөргән һәм шул рәвешле үзләрен начар күзләрдән һәм уйлардан саклаган", диде мөфти.
  • Былтыр август ахырында Казан адвокаты Руслан Нәгыев җитәкчелегендәге Юристлар берлеге (НАЮР) яңа уку елында мәктәпләргә яулык бәйләп килүне тыйсалар дип, "Укучыларның ата-аналарына белешмәлек" чыгарган иде.
  • 2020 елда ноябрьдә Татарстанның Лаеш районы Столбище авылы мәктәбендә җиденче сыйныфта укучы бер кызның әти-әнисе Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать итте. Мәктәп мөдире укучы кызлардан яулыкларын салуны таләп иткән, риза булмасалар, "урыс" мәктәбеннән мөселман мәктәбенә күчәргә кушкан. Моңарчы бу проблем Татарстанда азмы-күпме чишелгән дип санала иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG