Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киләсе елда Татарстанда саклану һәм иминлек чыгымнары хакына бюджет дефицитын арттырырга җыеналар


Казан шәһәре
Казан шәһәре

Узган атнада Татарстан депутатлары республика бюджетын 13,5 млрд сумлык дефицит белән кабул итте.

2025 елда Татарстанның саклану, иминлек, госәяси һәм икътисади вазгыятькә бәйле өстәмә чыгымнары үсәргә мөмкин. Моның өчен Дәүләт шурасы бюджет дефицитын һәм дәүләт бурычын билгеләнгән чикләрдән арттырырга рөхсәт итәргә җыена. Канун өлгесен парламентның бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин әзерләгән. Ул Татарстан Бюджет кодексының 53.1 маддәсен туктатып торуны күздә тота.

Канун өлгесе аңлатмасында язылганча, бу геосәяси һәм икътисади хәлнең начарлануын булдырмау, саклану һәм иминлек, социаль ярдәм күрсәтү өчен өстәмә чыгымнар бүлеп бирү хакына эшләнелгән. Моннан тыш, гадәттән тыш хәлләр вакытында да республикага өстәмә чыгымнар кирәк булуы бар, диелә. Әйтик, ашыгыч рәвештә төзекләндерү эшләрен үткәрү, шулай ук торакларына зыян килгән кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү өчен финанслар бүлеп бирү күздә тотыла. Әлеге чаралар күрелсә, бюджет дефицитын һәм дәүләт бурычы чиген арттырырга мөмкин булачак.

Шулай ук 2025 елгы бюджет керемнәрен фаразлау турында маддәне туктатып тору тәкъдим ителә.

28 ноябрьдә Татарстан депутатлары республика бюджетын 13,5 млрд сумлык дефицит белән кабул итте. 2025 елда еллык керемнәр 472 млрд сум, чыгымнар — 485,6 млрд булыр дип фаразлана.

2023 елда да Татарстанның саклану һәм иминлек чыгымнары хакына бюджет дефицитын һәм дәүләт бурычын арттырырга рөхсәт ителде.

Татарстан бюджеты инде өченче ел рәттән сугыш шартларында корыла. Киләсе елда республика икътисад үсеше акырынаер, нефтьчеләр кереме кимер дип фаразлый рәсмиләр. Шуңа да карамастан, Татарстан дәүләт эше һәм иминлек өчен чыгымнарны арттыра. Ә менә фән, торак-коммуналь хуҗалыгы кебек тармакларга акчаны киметә.

Татарстан финанс министры Радик Гайзатуллин Дәүләт шурасы утырышында 2025 елда республикада җыелачак салымнар федераль үзәккә күбрәк китәчәк дип кисәтте.

2024 елның 10 аенда Татарстанда 1,27 трлн сум салым җыелган. Шуларның 65 проценты — 828,1 млрд сумы федераль бюджетка күчерелгән, калган 35 проценты — республикада калган.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG