Курски өлкәсенә Украина кораллы көчләре үтеп кергәннән бирле, төбәктә мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган кимендә 25 солдат һәлак булган. Моны социаль челтәрләдә чыккан некрологларны һәм медиадагы хәбәрләрне өйрәнеп, "Вёрстка" басмасы исәпләп чыгарган.
Хәбәрләрдән күренгәнчә, бу "срочник"лар 2024 елның август-сентябрендә үк үлгән, әмма күбесенең үлеме турында соңгы айларда гына билгеле булган.
"Аерым алганда, декабрь башында социаль челтәрләрдә һәлак булган 13 срочникның исемнәре белән видео тарала башлады, аларның 10сының исеме моңарчы медиада хәбәр ителмәгән иде", дип яза басма.
"Вёрстка" аларның кем булуын тикшергән һәм аларга багышланган некрологларны тапкан.
Кирилл Мезенцев, Тимур Мөхәммәтов, Владимир Сегой, Евгений Сергиенко, Анзор Ципинов, Илья Тихобаев, Дмитрий Багров, Максим Холмовка, Сергей Зинченко һәм Данил Пичугин турында сүз бара. Аларга 18-23 яшь булган.
Шулай ук декабрьдә 19 яшьлек Андрей Фимичевның үлеме турында хәбәр ителгән. "Аны дүрт ай буе эзләгәннәр, танып-беленмәгәннәр арасында булган. 2024 елның 30 декабрендә җирләгәннәр", диелә бер хәбәрдә.
Мәҗбүри хезмәткә алынып, Курски өлкәсендә һәлак булган солдатларның уртача яше 20 яшь, дип исәпләп чыгарган басма. Алар Русиянең 18 төбәгеннән. Иң күбе Вологда өлкәсе белән Краснодар төбәгеннән — өчәр кеше. Шулай ук Ростов белән Алтай өлкәсе һәм Башкортстаннан икешәр кеше үлгән.
- Мәскәү Украинага бәреп кергәннән бирле һәр ел саен Русия хакимиятләре язгы һәм көзге чакырылышта гаскәргә алынасы солдатларның якыннарын "аларны сугышка җибәрмәячәкләр", дип ышандыра.
- Сугышның беренче көннәрен искә төшерсәк, ул вакытта да хакимият "срочниклар" сугышка җибәрми дигән иде. Тиздән бәйсез медиа һәм хокук яклаучылар "срочникларны" контракт имзалауга мәҗбүр итү һәм аларның Украинада һәлак булуы турында мәгълүмат бастыра башлады. 9 мартта Саклану министрлыгы "срочникларның" Украинада әсир төшүен таныды. Бу белдерүдән соң Путин хәрби прокуратурага Украинага срочниклар җибәрелү очракларын тикшерергә кушты.
- Курски өлкәсенә Украина гаскәрләре кергәннән соң, Башкортстанның 11 срочнигы хәбәрсез югалган иде.
- Шул ук вакытта хокук яклаучылар хәрби хезмәткә алынган солдатларны саклану министрлыгы белән контракт төзергә мәҗбүр итәләр, дип җиткерде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум