Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума депутаты Хәмзәев Русиядә никаб киюгә каршы чыкты


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

"Никаб, һичшиксез, гарәп киеме, әмма гарәпләрнең исламга кадәр чордагы киеме, ягъни ул гарәпләрдә ислам динен кабул иткәнче барлыкка килгән. Бу мәдәниятнең Төньк Кавказ, Идел буе төбәкләре халыкларына  һәм Русиянең башка милли республикаларына бернинди катнашы юк", ди ул.

Дума депутаты Бийсултан Хәмзәев Русиядә никаб белән пәрәнҗә киюгә каршы чыккан. "Дума ТВ" подкасты эфирында ул никаб Русиядәге ислам халыкларының милли үзенчәлекләрен бетерә, милли мәдәниятнең бер өлеше булып тормый һәм аның исламга бернинди дә катнашы юк, дип әйткән.

"Никабның исламга бернинди катнашы да юк. Шуны гына аңларга кирәк. Никаб, һичшиксез, гарәп киеме, әмма гарәпләрнең исламга кадәр чордагы киеме, ягъни ул гарәпләрдә ислам динен кабул иткәнче барлыкка килгән", дигән Хәмзәев. "Бу мәдәниятнең Төньк Кавказ, Идел буе төбәкләре халыкларына һәм Русиянең башка милли республикаларына бернинди катнашы юк", ди депутат.

Хәмзәев үзенең Дагыстанда тууын искәрткән. Аның сүзләренчә, бу төбәктә мәдәни үзенчәлекләргә сакчыл карыйлар. "Шуңа да мин бу никаб белән пәрәнҗәгә каршы", дигән ул.

Депутат исламда хатын-кызларның "агрессив кара төстә" кием киюенә дә каршы чыккан. "Бу ниндидер стилистик мода гына. Бу мода безнең милли үзенчәлекләрне бетерә", дип саный Хәмзәев.

Күптән түгел Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев Русиядә никабларны тыярга тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта Үзәк Азиянең кайбер илләрендә дә никаб кию тыелган, ә Русиядә ул рөхсәт ителә. Битне тулысынча ябып тора торган никаблар кию илдә экстремизм куркынычын арттыра, диде ул.

Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү мөфтие Илдар Әләүетдинов исә әгәр никаб киюнең экстремизм белән бәйләнеше дәлилләнсә, нәзарәт никабны тыю тәкъдимен хуплаячак, диде.

Шул ук вакытта ул Русиядә никаб киюне тыю - Конституцияне һәм дөньяви хокукны бозу булачак, дип әйткән иде. Әләүетдинов фикеренчә, бу тыю Русия мөселманнарында чиктән тыш ризасызлык уятырга, җәмгыятьтә киеренкелек тудырырга мөмкин.

Соңрак Русия думасында никаб киюне тыю турында канун өлгесе әзерләүләре билгеле булды.

Аның авторы, депутат Михаил Матвеев әйтүенчә, документта "никаб" дигән сүә булмаячак, ә "яшерелгән йөз" өчен 10 мең сум штраф сала башлаулары бар.

  • Никаб - мөселман хатын-кызларының баш киеме, ул күзләрне генә ачык калдырып, йөзне тулысынча каплый. Европада никабны беренчеләрдән булып тыйган ил Франция булды. Анда мөслимәләрнең бу киеме 2011 елда тыелды.
  • Яулык ябу мәсьәләсе Русиядә дә әледән әле күтәрелеп тора. Мәсәлән Мордовиянең Азюрка (Белозерье) авылы мәктәбендә укытучыларга үз хокукларын мәхкәмәдә якларга туры килде.
  • 2022 елның көзендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Валдай" халыкара бәхәс клубы конференциясендә чыгыш ясаганда мәктәпләрдә яулык ябу, хиҗаб киюне тыю проблемын күтәргән иде. Ул Русия мәктәпләрендә кызларны яулыкларын салырга мәҗбүр итүләрен искә алды. "Башка яулык ябу, икенче төрле әйткәндә хиҗаб кию – исламдагы гадәт кенә түгел, ул христианлыкта да, иудаизмда да бар. Русиядә хатын-кызлар ябынып йөргән һәм шул рәвешле үзләрен начар күзләрдән һәм уйлардан саклаган", диде мөфти.
  • Былтыр август ахырында Казан адвокаты Руслан Нәгыев җитәкчелегендәге Юристлар берлеге (НАЮР) яңа уку елында мәктәпләргә яулык бәйләп килүне тыйсалар дип, "Укучыларның ата-аналарына белешмәлек" чыгарган иде.
  • 2020 елда ноябрьдә Татарстанның Лаеш районы Столбище авылы мәктәбендә җиденче сыйныфта укучы бер кызның әти-әнисе Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать итте. Мәктәп мөдире укучы кызлардан яулыкларын салуны таләп иткән, риза булмасалар, "урыс" мәктәбеннән мөселман мәктәбенә күчәргә кушкан. Моңарчы бу проблем Татарстанда азмы-күпме чишелгән дип санала иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG