Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальный истәлегенә узган чараларда Уфада кимендә ике, Казанда өч кешене тоткарлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Уфада тоткарланучыларны беркетмә төземи генә кире җибәргәннәр. Ә Казанда тоткарланган өч кешегә бүген мәхкәмә көтелә.

Кичә, 16 февральдә Русия оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйның үлүенә бер ел узу уңаеннан узган чараларда Башкортстан белән Татарстанда да берничә кеше тоткарланган.

"ОВД-Инфо" хокук яклау проекты мәгълүматынча, Уфадагы сәяси золым корбаннары һәйкәле янында Тимур Кәлимуллин белән адвокат Сергей Макаренко тоткарланган.

Кәлимуллин әйтүенчә, аны букчасындагы "Булмасын сугыш" дигән язу булганы өчен тоткарлаганнар. Ә адвокат Сергей Макаренко үзе белән паспорты булмаганга тоткарланган.

Шаһитләр әйтүенчә, полиция һәйкәл янына килүчеләрдән алар турындагы белешмәләрне алган, ни өчен чәчәк куясыз дип сораган. Үзләре турында белешмә бирүдән баш тартучыларны яки Навальныйны хуплап әйтүчеләрне тоткарладылар, ди алар.

Соңыннан кешеләр җибәрелгән, аларга беркетмә язылмаган. Әмма Кәлимуллин сүзләренчә, кешеләргә кисәтү кәгазьләре тапшырылган.

Казанда да сәяси корбаннар һәйкәле янына чәчәкләр алып килүчеләр булган. Өч кеше тоткарланган. Шул исәптән Азат Шәехов. Ул тоткарлауларны видеога төшергән. Шәехов моны " ОВД-Инфо"га сөйләгән. Тоткарланган тагын ике кешенең исемнәре - Андрей Тимонин белән Радик Хәмидуллин. Өчесен дә Казанның "Япеев" полиция бүлегенә алып киткән булганнар.

Аларны бүген, 17 февральдә мәхкәмә көтә, дип язган Казан сәясәтчесе Дмитрий Румянцев үз Telegram-каналында.

  • 16 февральдә дөньяда һәм Русиянең төрле шәһәрләрендә оппозиционер сәясәтче Алексей Навальныйны аны искә алу чаралары узды. Алар арасында чиркәүләрдә дога кылулар, "Навальный" фильмнарын күрсәтүләр, сәясәтченең "Патриот" китабын укулар, сәяси тоткыннарга хатлар язу кичәләре һәм башка чаралар бар иде. Сәяси чикләүләр шартларында Русия шәһәрләрендә активистлар сәяси золым корбаннары һәйкәлләре янына чәчәкләр алып килде.
  • Алексей Навальный 2024 елның 16 февралендә Ямал-Ненец автоном бүлгесенең Харп шәһәрендә, "Полярный волк" колониясендә үлде. Хатыны һәм көрәштәшләре сәясәтчене Владимир Путин боерыгы белән үтерделәр дигән фикердә. Кремль моны кире кага.
  • Навальный оештырган Коррупциягә каршы көрәш фондын һәм Навальный штабларын Русия хакимиятләре экстремист оешмалар дип таныды. Русия кануннарына ярашлы, мондый оешмалар белән хезмәттәшлек иткән өчен җинаять җаваплылыгына тарталар.
  • Тикшеренүчеләр һәм журналистлар Навальный үлеменә бәйле тикшерү алып баруларын әйтәләр, әлегә зур нәтиҗәләр турында хәбәр ителми. The Insider басмасы Алексей Навальный төрмәдә агуланган булуы ихтимал дип язып чыкты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG