Accessibility links

Кайнар хәбәр

Орскида "Баймак эше"ндә гаепләнүче биш кеше бишәр ел колониягә хөкем ителде


Баймактагы халык җыены. 17 гыйнвар, 2024 ел
Баймактагы халык җыены. 17 гыйнвар, 2024 ел

Айтуган Абдуллин, Денис Икбаев, Мурат Бикбулатов, Илмир Рыскулов һәм Айбулат Нигъмәтовны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да һәм "хакимият вәкиленә карата гомер белән сәламәтлеккә куркыныч тудырмый торган көч куллану"да гаепле дип тапканнар.

Бүген, 26 февральдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге Ленин районы мәхкәмәсе хөкемдары Алексей Алексеев "Баймак эше"ндә гаепләнүче биш кешегә: Айтуган Абдуллинга, Денис Икбаевка, Мурат Бикбулатовка, Илмир Рыскуловка һәм Айбулат Нигъмәтовка хөкем карарлары игълан иткән. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Медиазона" җиткерә.

Аларның һәркайсын бишәр елга ирекләреннән мәхрүм иткәннәр һәм гомуми тәртипле төзәтү колониясенә җибәргәннәр.

Мәхкәмә сайтындагы эш кәгазьләреннән күренгәнчә, бишесен дә "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да (Җинаять кодексының 212 маддәсе, 2 өлеше) һәм "хакимият вәкиленә карата гомер белән сәламәтлеккә куркыныч тудырмый торган көч куллану"да (Җинаять кодексының 318 маддәсе, 1 өлеше) гаепле дип тапканнар.

  • Прокуратура үтенече белән "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләрнең мәхкәмәләре Башкортстаннан читтә үтә. Хәзерге вакытта бүгенге хөкем карарларын да исәпкә алганда, 21 кешегә хөкем карарлары игълан ителде.
  • "Баймак эше"ндә гаепләнүчеләр арасында иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. Былтыр 17 июльдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте. Бер адвокат "Баймак эше" белән бәйле "мәхкәмәләрнең барысы да Илшат Ульябаевның мәхкәмәсе сценариесе белән узачак", дип әйткән иде.
  • 2024 елның 5 декабрендә Тольяттиның Үзәк район мәхкәмәсендә (Самар өлкәсе) "Баймак эше"ндә гаепләнүче өч кешегә - Халид Ишкуәтовка, Илфат Ишморатовка һәм Закир Колмөхәммәтовка хөкем карары игълан ителгән иде. Ишкуәтовны 5,5 елга гомуми тәртипле колониягә, Ишморатов белән Колмөхәммәтовны - 4,5әр ел колониягә хөкем иттеләр. Азатлык Радиосы өч фигурант турында да язган иде.
  • 24 декабрьдә исә 24 декабрьдә Удмуртия республикасының Ижау шәһәрендәге мәхкәмә Башкортстандагы протест чараларында гаепләнүче биш кешегә хөкем карарлары чыгарды. Илнар Асылгуҗин, Айгиз Ишмурзин һәм Рафил Үтәбаевны — 8,5 ел колониягә хөкем иткәннәр, Фәнгиз Шәрифгалиевны — 5,5 елга, Фәнүр Хаҗинны — алты елга утыртканнар. Бу — "Баймак эше"ндә әлегә иң зур җәза мөддәтләре.
  • 28 гыйнварда Самарның Промышленный районы мәхкәмәсенең "Баймак эше"ндә гаепләнүче 29 яшьлек Минзия Әдъгамованы дүрт ел колониягә хөкем итүе билгеле булды. Мәхкәмә аңа җәзаны кичектереп торырга булган, чөнки аның балаларына әле 14 яшь тулмаган. Аннан читкә чыкмау турында имза алганнар һәм иреккә чыгарганнар диелә. Әдъгамова "Баймак эше"ндә йорт сагына утыртылган бердәнбер кеше иде.
  • 7 февральдә Ижаудагы Ленин район мәхкәмәсе 2024 елның гыйнварында Баймакта экоактивист Фаил Алсыновны яклап чыккан җыенда катнашкан алты кешене хөкем итте. Айтуган Малабаев белән Вилүр Карачурин 5әр ел колониягә хөкем ителде. Данис Үзәнбаев, Азат Мирзин, Фатих Әхмәтшин һәм Венер Яубасаровка 4,5 ел бирелде. "Баймак эше"нең бу фигурантлары "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллануда" гаепләнде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG