Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Уфаның сәясәт белгече Андрей Потылицынны ят агент дип игълан итүне сорый


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Май аенда Потылицынны Русия думасы депутаты Виталий Милонов тикшерергә кушкан.

Башкортстан прокуратурасы Уфада яшәүче сәясәт белгече, блогер Андрей Потылицынның сөйләгәннәрендә "дәүләт хакимияте оешмаларының вазифаи затларын мыскыл итүче һәм тискәре сүзләр" тапкан. Бу хакта Башкортстан прокуроры Игорь Патюшинның хатына сылтама белән "Коммерсантъ" җиткерә.

Басма язуынча, Русия думасы депутаты Виталий Милонов май аенда Потылицынны тикшерүне сораган. Милонов фикеренчә, Уфа блогеры "Открытая политика" дигән каналында аерым алганда, "илдәге хакимиятне көч кулланып алыштырырга чакыраган". Шулай ук янәсе ул даими рәвештә "дәүләт хакимияте оешмаларының эшчәнлеген кимсетә торган мәгълүмат" чыгара.

Патюшинның бу уңайдан Милоновка язган хатында бөтен материаллар да хокукый бәяләмә бирү өчен Русия тикшерү комитетына юлланды диелгән. Шулай ук прокурор әйтүенчә, Андрей Потылицыннны "ят агент" дип тану мөмкинлеген карау өчен Росфинмониторингка, Башкортстан ФСБсына һәм эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгатьләр юлланган.

  • Андрей Потылицын 2011–2014 елларда Башкортстан президентны хакимияте җитәкчесенең ярдәмчесе булып эшләде. 2015 елда "Ачык Русия" ("Открытая Россия") иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсен җитәкләде.
  • Русия куәт оешмалары "Ачык Русия"не Британиянең Open Russia Civic Movement оешмасы белән бәйле дип саный. Русиядәге "Ачык Русия" хәрәктенедә һәм шул ук исемдәге иҗтимагый оешма вәкилләре безнең Британиядәге оешмаларга катыш юк дип әйтеп килде. Моңа карамастан, "Ачык Русия" әгъзалары хакимият тарафыннан эзәрлекләүләргә дучар булды.
  • 2018 елда Потылицин бу вазифадан китте. 2017 елда YouTube-та "Открытая политика" дигән канал ясады. Каналның 58,4 мең язылучысы бар. Бу каналда ул төбәк һәм федераль әһәмияткә ия вакыйгаларны анализлап видеосюжетлар чыгара.
  • Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерийлары канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.
  • 2022 елда Русиядә "Чит ил йогынтысындагы затлар эшчәнлеген контрольдә тоту" турындагы канун гамәлгә керде. Документка ярашлы, чит илдән финанслау алмаса да, чит ил "йогынтысында" гына булганы өчен дә физик затны яки оешманы "ят агент" дип танырга мөмкин булачак, әмма шул ук вакытта чит ил йогынтысы дигәндә күз уңында нәрсә тотылуы канунда ачык язылмаган.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG