Accessibility links

Кайнар хәбәр

Reuters: АКШ һәм Русия вәкилләре соңгы берничә айда Швейцариядә рәсми булмаган очрашулар үткәргән


Архив фотосы
Архив фотосы

Соңгы очрашуларның берсе быел 14-16 февральдә Германиядә үткән Мүнһен иминлек конференциясе белән бер үк вакытта узган диелә.

Соңгы берничә айда АКШ һәм Русия вәкилләре Швейцариядә Украина белән бәйле рәсми булмаган очрашулар үткәргән. Бу хакта өч чыганагына сылтама белән Reuters яза.

Агентлык белешмәләренчә, бу очрашуларның кайберләре 2024 елның ноябрендә Дональд Трампның президент сайлавында җиңүеннән соң булган. Соңгы очрашуларның берсе быел 14-16 февральдә Германиядә үткән Мүнһен иминлек конференциясе белән бер үк вакытта узган.

Очрашуларда ике илнең дә рәсми булмаган хөкүмәт вәкилләре катнашкан, аларның "дипломатия һәм иминлек өлкәсендә эш тәҗрибәсе бар" диелә. Моны Reutersның ике әңгәмәдәше әйткән. Агентлык аларның исемнәрен әйтми. Берсе әйтүенчә, Дональд Трампның кайбер киңәшчеләре бу очрашулар турында белгән.

Башка күп кенә нечкәлекләр билгесез, шулай ук очрашуда нәрсә турында сөйләшүләре, анда Украина вәкилләренең катнашып-катнашмавы һәм бу очрашуларның кайчан башлануы да.

Агентлыкның бер чыганагы әйтүенчә, Швейцариядәге очрашулар төгәл тәкъдимнәр әзерләү өчен түгел, аралашуны яхшырту, фикерләр тәкъдим итү өчен үткән.

  • 2025 елның 18 февралендә Согуд гарәбстанында АКШ белән Русия арасында сөйләшүләр үтте. Кушма штатларның дәүләт сәркатибе Марко Рубио ике якның Мәскәүдә һәм Вашингтонда булган илчелекләрдәге хезмәткәрләр санын элекке хәлгә кайтарырга килешүен белдерде.
  • Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров өч бурыч куелуын әйтте: ике илнең илчеләрен билгеләү, Украина белән бәйле сөйләшүләр өчен вәкилләр билгеләү һәм Русия белән АКШның хезмәттәшлеген "тулысынча" торгызу өчен шартлар булдыру.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG