Accessibility links

 
Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрне берьюлы төзекләндереп булмый, чөнки Татарстан Украина сугышы өчен эшли диде
Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрне берьюлы төзекләндереп булмый, чөнки Татарстан Украина сугышы өчен эшли диде


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Кайбер мәсьәләләрне “көтеп торырга яки вакытын озайтырга кирәк” диде президент.

Казанда 300дән артык балалар бакчалары, мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү оешмалары капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ. Бу хакта бүген Казан шәһәр думасы депутаты Людмила Андреева Дума утырышында белдерде. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановтан ярдәм сорап, мөрәҗәгать итте. Казан мэры Илсур Метшин депутат чыгышына ризасызлык күрсәтеп, өзәргә тырышты.

Андреева китергән саннарга күрә, бүген Казанда 138 мәктәп капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ, ә 37 мәктәп — ябылу куркынычы алдында тора. "Анда фаҗига, алар теләсә-кайсы вакытта ябылырга мөмкин", диде ул.

Балалар бакчалары да авыр хәлдә. "Кызганыч, күз яшьләре чыгармыйча карый алмыйсың", диде депутат.

— Безнең балалар бакчаларында кайвакыт түбәдән су ага, идәне таушалган. Хәтта олы кешенең дә монда торырга хис-тойгылары җитмәячәк, ә балага нинди йогынты ясаячагын аңлыйбыз. 188 балалар бакчасы, бу — шәһәрдәге бакчаларның 55%ы, капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ. Хәзер 54 бакча — авария хәлендә, 12 бакча инде ябылган, — диде ул.

Моннан тыш, Казанда барлык 43 өстәмә белем бирү үзәкләрендә соңгы 10 елда капиталь төзекләндерү булмаган. 12 оешма ябылырга тора. Ул биналарның кайберләре 1917, 1937 елларда төзелгән.

Андрееваның чыгышын Казан мэры Илсур Метшин, туктатырга тырышкандай, бүлде.

— Гафу үтенәм, мин әле генә башкалада күпме (объект) төзекләндерелгән дип сөйләдем. Әйдәгез инде… Безгә програм кирәктер. Әмма алар авыр хәлдә түгел инде, — диде мэр.

Әмма депутат Андреева дәвам итте. Ул укытучылар, депутатлар һәм ата-аналар исеменнән балалар бакчалары һәм өстәмә белем бирү оешмаларын капиталь төзекләндерү програмы кабул итүне, ә мәктәпләрне төзекләндерү програмын озайтуны сорады. Ахырдан Рөстәм Миңнехановка "рәис сайлавында" тавыш бирәчәген һәм аңа гына ышануын әйтте.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белем бирү оешмаларын берьюлы төзекләндереп булмый, чөнки акчалар Украина сугышына китә дип аңлатты.

— Әмма сез аңларга тиеш, бүген махсус хәрби операция (Украина сугышын Русия хакимияте шулай дип атый) бара. Бөтен ил, шул исәптән безнең республика илне саклауга бәйле мәсьәләләр өчен эшләргә тиеш. Сер түгел, безгә бу мәсьәләне хәл итәр өчен зур ресурслар кирәк. Шуңа да сез әйткән әйберләрне тормышка ашырырбыз, ләкин барысын да берьюлы эшләп булмаячак. Бүген бөтен ил җиңү өчен эшләргә тиеш, — диде ул.

Миңнеханов сүзләренчә, Украина сугышы сәбәпле, кайбер мәсьәләләрне "көтеп торырга яки вакытын озайтырга кирәк".

Русиянең Украинага каршы сугышын алып бару өчен Татарстан сугышчылар җибәреп һәм икътисади яктан ярдәм итә.

2022 елда Русия хәрбиләре басып алган Украинаның Лисичански шәһәре Татарстан карамагына күчәчәге билгеле булды. 2023 елда республика майда Украинаның Русия басып алган Рубежное шәһәрен дә төзекләндерергә алынды.

Татарстан анда төзекләндерү эшләре алып бара. Мәсәлән, Лисичанскида 8 мәктәп, 11 балалар бакчасы, 13 хастаханә һәм амбулаторияләр торгызылачак диелде.

Русиянең Украинага каршы инде өч ел диярлек дәвам иткән сугышта Татарстаннан кимендә 4103 кеше һәлак булган. Моны Азатлык Радиосының "Сугышта үлүчеләр" проектында җыелган исемлек күрсәтә.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG