Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия блогерлары Украина хәрбиләренең Курски өлкәсендә берничә авылны яулап алуын җиткерде


Курски өлкәсенең Суджа шәһәренә булган атышта җимерелгән йорт. 6 август 2024 ел
Курски өлкәсенең Суджа шәһәренә булган атышта җимерелгән йорт. 6 август 2024 ел

Бүген Путинның Иминлек шурасында утырыш үткәрәчәге билгеле булды. Аның Курскидагы вакыйгалар белән бәйле булуы турында рәсми белдерү ясамадылар.

Курски өлкәсе хакимиятләре төбәкнең чик буендагы районнарына украин гаскәре һөҗүм иткән вазгыятьтә халыктан кан тапшыруны сорады. Русиянең сугышны хуплаучы блогерлары исә Украина кораллы көчләренең Русия эченә таба керүен, берничә авылны яулап алуын яза.

Кичә, 6 августта Суджа районына бәреп кергән украин гаскәрләре чик буе зонасына ныклап урнаша алган. Русия блогерлары язуынча, Украина кораллы көчләре Николаево-Дарьино, Дарьино һәм Свердликово торак пунктларын алган.

"Два майора" каналы язуынча, сишәмбе, 6 август киченә украин гаскәре Курски өлкәсенең 11 торак пунктына кергән, барлыгы 15 чакрымга алга киткәннәр.

Төнлә Гончаровка белән Олешняда сугышлар барды, дип ышандыра Русия саклану министрлыгына якын булган "Рыбарь" Telegram-каналы.

Канал язуынча, Олешняда Русия хәрбиләре тулы чолганышта калган диярлек. Иртәнгә бу торак пункт турында яңа мәгълүмт булмады.

"Рыбарь" мәгълүматынча, Курски өлкәсенә Украинаның 400 хәрбие бәреп кергән, шулай ук ике меңләп хәрби чик буенда тора һәм операциягә булышырга мөмкин.

"Два майора" исә Курски өлкәсенә Украина кораллы көчләре бригадасы үтеп кергән ди, димәк мең кешедән дә ким түгел. Бу бәяләмәләр бәйсез расланмаган.

Курски өлкәсенә һөҗүм иткән чакта украин хәрбиләре Русиянең кимендә ике "срочнигын" әсирлеккә алган. Әсирләрнең видеосын кичә украин Telegram-каналлары чыгарды. Элегрәк Русия президенты Владимир Путин чик буе районнарыннан мәҗбүри хәрби хезмәткә алынган солдатларны алып куярга кушкан иде.

Бүген Путинның Иминлек шурасында утырыш үткәрәчәге билгеле булды. Аның Курскидагы вакыйгалар белән бәйле булуы турында рәсми белдерү ясамадылар.

Русия саклану министрлыгы кичә кич украин хәрбиләре Курскидан этеп чыгарылды, дип хәбәр иткән иде, тик соңрак бу хәбәрне сөртте. Бүген көндез исә министрлык украин гаскәренең тагын да эчкә керүенә юл куелмады, Украин гаскәренең югалтулары күп дип белдерде. Дәлилләр китерелмәде.

Украина исә чикне үтеп чыгуы турында рәсми белдерүләр ясамады. Украина кораллы көчләренең Курски өлкәсендәге операциясе сугыш башыннан бирле Русия ягында булган иң зур хәрби бәрелеш булды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG