Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Думасы Z тамгалы милекне бозган өчен җәзаны кырыслатты


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Бу үзгәрешләр Җинаять кодексының 167нче маддәсе, 2нче өлешенә кертелгән, ул биш елга кадәр мәҗбүри эшләр бирү яки иректән мәхрүм итүне күз уңында тота. Аңлатма язуында әйтелгәнчә, соңгы вакытта мондый тамгалы машиналарны һәм биналарны зарарлау очраклары арткан.

Бүген, 19 февральдә, Русия Думасы икенче һәм өченче укылышларда "сәяси, идеологик, раса, милли яки дини нәфрәт һәм дошманлык, яисә нинди дә булса социаль төркемгә карата нәфрәт һәм дошманлык сәбәпле" оешмаларның һәм кешеләрнең милкен бозган өчен җинаять җаваплылыгын кырыслата торган канун өлгесе кабул итте.

Бу үзгәрешләр Җинаять кодексының 167 маддәсе, 2нче өлешенә кертелгән, ул биш елга кадәр мәҗбүри эшләр бирү яки иректән мәхрүм итүне күз уңында тота.

"Махсус хәрби операция"не хуплап, үзләренең биналарына, корылмаларына, машиналарына бу операцияне үткәрүне хуплаган мәгълүмат урнаштыручы кешеләрнең һәм оешмаларның милекләрен юк итү һәм зарарлау очраклары киң таралды", диелә аңлатма язуында. Шулай ук хәрби комиссариатларга һәм башка оешмаларның биналарына ут төртү очраклары турында әйтелә.

  • 2022 елда 24 февральдә Русия Украинага һөҗүм итте. "Z" белән беррәттән, "V" хәрефе дә Русиянең Украинага һөҗүменең рәсми булмаган тамгаларыннан берсе санала, ул тактик максатларда Русиянең хәрби техникасына ясала. Бу тамгаларны Русиядә машиналарына ябыштырып йөрүчеләр дә бар, биналарга, тукталышларга да эләләр.
  • Сугыш башланганнан бирле сугышны хуплаучы символика, әйтик Z хәрефе төшерелгән объектларга зарар китерү очраклары артты. Гаепләнүчеләрне вандаллык, хулиганлык яки гаскәрне "кимсетү" маддәләре нигезендә хөкем иттеләр.
  • Мәсәлән Азатлык радиосы Архангельскида Z хәрефе ябыштырылган машина тәрәзәсен ваткан активистка гаскәрне "кимсетү"дә гаепләп штраф салулары турында хәбәр иткән иде. Хәзер исә мондый гамәлләр өчен беренче чиратта шушы яңа маддә нигезендә хөкем итүләре бар.
  • Хәрби комиссариатларны һәм башка дәүләт оешмаларын яндыруны исә тикшерү һәм мәхкәмәләр нигездә "теракт" дип саный. Шул ук вакытта "Медиазона" язуынча, соңгы араларда мондый һөҗүмнәрнең күпчелеген Украинадагы сугышка каршы булучылар түгел, телефоннан шалтраткан мошенникларның күрсәтмәләрен тыңлаучылар ясый

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG