Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия куәт оешмалары вәкилләре кырымтатар активисты Сейтнеби Рамазановка тентү белән килгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Тентүдән соң ирне тоткарламаганнар. Ул - элекке сәяси тоткын, 2018 елда иреккә чыккан Исмаил Рамазановның әтисе. Исмаил Рамазанов Кырымнан китте. Аңа карата тикшерү чаралары үткәрелә, тентү дә шул сәбәпле, дип яза "Кырым теләктәшлеге" берләшмәсе.

Бүген, 6 февральдә, Русия куәт оешмалары вәкилләре аннексияләнгән Кырымда, Акмәчет районының Кулчук (Родниково) авылында яшәүче активист Сейтнеби Рамазановның өендә тентү үткәргән. Бу хакта "Кырым теләктәшлеге" берләшмәсе җиткерде.

"Йорт янында Газель, ике җиңел машина тора. Ишек алдында алты кеше, өйдә дә куәт оешмалары вәкилләре бар", дигән берләшмә хәбәрчесе.

Тентүдән соң Рамазановны тоткарламаганнар, аңа хәрәкәт итүне чикләмәгәннәр.

Сейтнеби Рамазанов - Кремльнең элекке тоткыны, 2018 елда иреккә чыккан Исмаил Рамазановның әтисе.

"Кырым теләктәшлеге" хәбәрчесе белешмәләренчә, хәзерге вакытта Кырымда яшәмәүче Исмаил Рамазановка карата тикшерү чаралары үткәрелә, шуңа күрә аның әтисенең өендә тентү үткәргәннәр. Сейтнеби Рамазанов улының ниндидер документларын, фотоларын, телефонын алуларын әйткән.

Кичә, 5 февральдә дә 5 февральдә аннексияләнгән Кырымда Русия куәт оешмалары вәкилләре кырымтатарларда тентүләр үткәргән һәм аларны тоткарлаган иде. Барлыгы биш кеше турында хәбәр ителде. Эмир Куртнезиров, Абибулла Сметляев, Рустем Мустафаев, Мырзаали Таҗибаев һәм Бәхтияр Аблаевка тентү белән Русия федераль миинлек хезмәте (ФСБ) вәкилләре килгән.

  • 2014 елда Кырым Русия тарафыннан басып алынганнан соң кырымтатарлар өчен тыныч тормыш бетте. Активистлар, руханиларга карата террор дәвам итә. Кырымтатарларның өйләренә тентүләр белән килү, куркыту, җинаять эшләрен ачу, ирләрне төрмәләргә утырту, аларның хатыннарына, туганнарына басым ясау, кинәт кенә кешеләрнең югалуы, кыйналуы — болар барысы да 2014 елдан соң Кырымдагы чынбарлык.
  • ФСБ күрсәтмәсе белән Кырымда кырымтатар ирләренә карата "Хизб ут-Тәхрир" эше белән җинаять эшләрен ачу, төрмәгә утырту эшләре конвейерга салынган. Төрмә, колонияләрдә дә алар даими штраф изоляторларга утыртыла.
  • Русия аннексияләгән Кырымда "Кырым мөселманнары эше" нигезендә 117 кеше эзәрлекләнә, аларны Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаеплиләр. Әлеге белешмәләрне 27 гыйнварда Кырымтатар ресурс үзәге китерде.
  • Оешма белешмәләренә күрә, 117 кешенең 114е — кырымтатар. 82сен Русия төрмәләренә һәм колонияләренә япканнар, 28е — тикшерү изоляторында тотыла, икесе йорт сагында утыра, бишесен азат иткәннәр.
  • "Бу җинаять эшләрендә гаепләүләр "яшерен шаһитләргә" һәм Русия федераль иминлек хезмәте (ФСБ) белән хезмәттәшлек итүче "белгечләрнең" нәтиҗәләренә генә нигезләнә. Бердәнбер "дәлил" — тентү вакытында табылган тыелган әдәбият, ФСБ белешмәләре һәм хөкем ителүчеләрнең имештер дини һәм сәяси мәсьәләләр турында бәхәсләшкәне яздырылган аудиолар", дип җиткерә Кырымтатар ресурс үзәге.
  • Шул ук вакытта Русия хакимиятенең "Хизб ут-Тәхрир эшләре" нигезендә эзәрлекләнүчеләргә золымнары артуы да искәртелә, аларны 19ар елга ирекләреннән мәхрүм итәләр, алар беренче елларын төрмәдә уздыра, диелә.
  • Кырымтатарларның күпчелеге, эзәрлекләнүләрдән качып, Киев, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә күченгән иде. 2022 елның 24 февралендә Путин Украинага каршы сугыш ачканнан соң, алар да украиннар кебек илдән китәргә мәҗбүр булды.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG