Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин аннексияләнгән Кырымның Җәмигъ мәчетен зиярәт иткән


Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин

Шулай ук Равил Гайнетдин аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов белән очрашкан.

Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин аннексияләнгән Кырымның Җәмигъ мәчетен зиярәт иткән. Бу хакта Русия мөселманнары диния нәзарәте хәбәр итә.

Ул Кырымның Русиягә буйсынучы мөфтие Хаҗи Эмирали Аблаевка Мәскәүнең Җәмигъ мәчете сынын бүләк иткән. Кырым мөфтие үзе исә баскынлыктагы ярымутрауның Җәмигъ мәчете макетын тапшырган.

Шулай ук Равил Гайнетдин аннексияләнгән Кырым башлыгы Сергей Аксенов белән очрашкан, аларның бер өстәл артында утырган фотосы чыкты.

Аксенов бу очрашуга фикер белдереп "Бер-беребезнең традицияләренә, мәдәниятенә, диненә хөрмәт - безне алга этәрәчәген, зур илебезнең үсешенә, ныгуына, чәчәк атуына китерәчәген аңлыйбыз. Бөтен Русия җирләрендә дә, монда - Кырымда да, без милли, дини билгеләр ягыннан аермалыклар сизмибез. Без барыбыз да русияләр, русия Федерациясе ватандашлары. Бу бердәмлек - дәүләтнең уңышлы үсешенең нигезе", дип язып чыкты ул үзенең Telegram-каналында.

  • 2014 елда Русия гаскәрләре Кырымны басып алгач, кырымтатарлар Русиянең анда басып керүенә иң каршы торучыларның берсе булды. Шул вакыттагы буйсынмаулары аларга бик кыйммәткә төште. Кырымтатарларның кайберләре ватаннарыннан китәргә мәҗбүр булды, кайберләренә Русия хакимияте җинаять эше ачты һәм алар Кырымга кайта алмый, ә кайткан очракта төрмә көтә.
  • Кырымтатарларның күпчелеге эзәрлекләнүләрдән качып Киев, Львов һәм Украинаның башка шәһәрләренә күченгән иде. 2022 елда 24 февральдә Русия Украинада сугыш башланганнан соң алар да украиннар кебек илдән китәргә мәҗбүр булды.
  • Кырымда калган кырымтатарлар бү көннәрдә шулай ук борчуда. Анда да активистлар, журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, мөселманнарны эзәрлекләүләр, мәхкәмәләргә тарту дәвам итә.
  • Русиянең Украина җирендә баскын сугыш алып баруын дин әһелләренең күпчелеге баштан ук хуплап чыкты. Шул ук вакытта мөселманнарның ихтыяҗлары канәгатьләндерелми. Русия мәчетләрендә җомга намазына килгән мөселманнарны тикшерү артты. Мәскәүдә мәчетләр җитми, аларны төзергә җир бирелми, бирелгән очракта да "халык каршы" дип кире алалар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG