Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамакта чүплек корылмасы төзүгә каршы 30 меңгә якын имза җыелган


Стәрлетамак, архив фотосы
Стәрлетамак, архив фотосы

Чүплек эшкәртү корылмасында коммуналь калдыкларны яндырырга җыеналар ди активистлар.

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә каты коммуналь калдыкларны эшкәртәчәк чүплек корылмасы төзүгә каршы 27 меңнән артык имза җыелган. Бу хакта "Стәрлетамак, сула" хәрәкәте хәбәр итә. Әлеге имзаларны активистлар Русия президенты, Русия Дәүләт думасы, Росприроднадзорга юллаячагын әйтә.

"Моның кадәр кеше фикеренә ничек каршы җавап бирергә җыеналар дыр — имзалар бик күп", ди экоактивист Вадим Искәндәров һәм имзалар җыю дәвам итүен әйтә.

Активистлар бу объектта чүп яндырылачак дип саный.

— Ул елына өстәмә 6 мең тонна зыянлы матдәләр бүлеп чыгарачак. Бу хакта проект документында язылган. Анда RDF-ягулыгы (калдыклардан җитештерелгән ягулык атамасы) җитешерергә дә уйлыйлар. Бу — вакланган чүп, пластик. Төбәк операторы үзе шулай дип әйтә. Бу ягулыкны цемент җитештерүчеләре янында ясарга һәм шунда яндырырга җыеналар, — дип аңлата Искәндәров.

Аныңча, чүплек беренче категорияле иң куркыныч объект дип саналачак.

Стәрлетамак шәһәрендә каты коммуналь калдыклар (ТКО) чүплегенең икенче чиратын төзиячәкләре әйтелде. Ул компостлауны, ягъни органик калдыкларны эшкәртүне һәм RDF-ягулык җитештерү цехы булдыруны күзаллый. Аны киләсе өч елда төзергә җыеналар. 13 гыйнварда хакимият экологлар һәм активистлар катнашында шул хакта фикер алышуын хәбәр итте.

Хакимият чүплек эшкәртү объекты экологик таләпләрне үтәп эшләнәчәк һәм сәнәгать зонасында төзеләчәк ди.

Активистлар әйтүенчә, чүплек төзергә планлаштырылган җир кишәрлеге торак йортлардан нибары 950 метр ераклыкта урнашачак.

Стәрлетамакта экология торышына даими зарланалар. 2024 елның 11 аенда шәһәрдә яшәүчеләр һава сыйфаты начараюы турында 2500ләп рәсми мөрәҗәгать калдырган, ә мониторинг станцияләре торак зонада һавадагы зарарлы маддәләрнең рөхсәт ителгәннән артып китүен 1500 тапкыр теркәгән, ди "Стәрлетамак, сула" хәрәкәте.

Былтыр ноябрьдә Стәрлетамакта яшәүчеләр шәһәрдә хлор белән аммиак исе килә торган куе томан булуына зарланды.

2023 елда 1 гыйнварда "Стәрлетамак, сула!" хәрәкәте активистлары противогазлар киеп йөгерергә чыкты. Бу чара белән алар шәһәр һавасының пычрануына игътибар җәлеп итәргә теләде.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG