Интернетта татар әлифбасының авторлары – ирле-хатынлы Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитова язмышына багышланган "Әлифба" тарихи-документаль фильмының беренче рәсми трейлеры чыкты.
Фильмның авторы, Татарстан кинематографчылар берлеге рәисе, режиссёр һәм продюсер Илдар Ягъфәров "Бизнес Online" белән сөйләшкәндә, фильмга хәзерге вакытта монтаж ясауларын, Русия һәм алман архивларыннан документлар эзләүләрен сөйләгән. "Бу фильм безнең әлифбаны кем төзүен, тамырларыбызның кайдан килүен аңлау өчен бик әһәмиятле" дигән ул.
Фильмның эчтәлегенә килгәндә, яңа өйләнешкән пар Вагыйзов белән Вәлитова 1937 елда Арчадагы педагогика училищесына татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрелә. Дүрт елдан Вагыйзов фронтка китә.
1943 елда Харьков янындагы камалышта әсирлеккә алынган Вагыйзовны немецлар башта яһүд дип уйлаганнар һәм атарга җыенганнар – тылмач коткарган, ул алар алдында татар булуын аңлаткан.
Өч ел әсирлектә булганнан соң, Сәләйның АКШка китү мөмкинлеге була (аларның лагерен американнар азат итә), ләкин ул СССРга кайтырга тели. Әмма кайту белән аны 10 елга сөргенгә сөрәләр. Хатыны Рәмзияне ике баласы белән ире янына Печорлогка барып кайтканы өчен эшеннән куылган һәм торагы тартып алынган.
Сөргеннән кайткач, 1960 елда Вагыйзов янә Арча педучилищесында татар теле укыта башлый һәм мәгариф министрлыгының яңа "Әлифба"га бәйге игълан итүен белеп ала. Хатыны Рәмзия Вәлитова белән биш ел буена дәреслек төзи һәм бәйгедә аларның әлифбасы җиңеп чыга. Шул вакыттан бирле дәреслекне 43 тапкыр нәшер итәләр, ул бер миллионнан артык нөсхәдә чыга.
Фильмның күренешләре Самар өлкәсенең Камышлы районы Татар Байтуганы авылында, Оренбур өлкәсенең Бугуруслан шәһәрендә, Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә һәм Оренбурда төшерелгән. Шулай ук Печорага (ГУЛАГ тоткыннары төзегән Коми Республикасындагы шәһәр - ред.) барып төшергәннәр.
"Фильм апрель ахырларына кадәр бетсен өчен бик тырышачакбыз", дигән Ягъфәров.
Фильмдагы баш рольләрне Татарстан театрларының танылган артистлары уйный. Сәләй Вагыйзов ролен Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талиповка биргәннәр. Ә аның хатыны Рәмзия Вәлитованы Вагыйзовның оныгы Аида Вагыйзова уйнаячак. Әлеге фильм Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстанның Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге телләрне саклау фонды заказы белән төшерелә.
- Вәгыйзов белән Вәлитова барлыгы 40тан артык дәреслек һәм кулланма язганнар. 1нче сыйныф өчен "Татар теле", "Туган тел" дәреслекләре, "Язу һәм уку", "Рәсемле әлифба", "Кызыклы грамматика" һ.б. дәреслекләр укытуда бүгенге көндә дә кулланыла.
- Самара өлкәсенең Татар Байтуганы авылында Вәгыйзовларның юкка чыккан нигез йорты урынында, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, 2016 елда Сәләй Вәгыйзов музее төзелә һәм ачыла. Ир белән хатын гомер буе диярлек эшләгән Арчада исә 1999 елдан бирле "Әлифба" музее эшли.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз.
Форум