Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан күгендә төнлә пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Казан белән Түбән Кама һава аланнарында очкычларны кабул итү һәм очыртып җибәрүгә вакытлы чикләүләр кертелде. Алар дүрт сәгать үткәч, иртәнге сәгать сигездә генә гамәлдән чыгарылды. Бу быел Татарстанга ясалган өченче дрон һөҗүме булды.

19 февральгә каршы төндә Татарстан күгендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгының Telegram-каналында хәбәр ителә.

"Узган төндә кизүдә торган һава һөҗүменнән саклану чаралары өч пилотсыз очкычны тотып алып юк итте: өч пилотсыз очкыч — Брянски өлкәсендә, берсе — Татарстан өстендә һәм дүртесе — Кара диңгездә. Тула өлкәсендә дә бер пилотсыз очкыч бастырылды", диелә хәбәрдә.

Казан белән Түбән Кама һава аланнарында очкычларны кабул итү һәм очыртып җибәрүгә вакытлы чикләүләр кертелде. Алар дүрт сәгать үткәч, иртәнге сәгать сигездә генә гамәлдән чыгарылды.

Дронны бәреп төшерү нәтиҗәсендә җимереклекләр яки корбаннар булуы хәбәр ителмәде.

Быел бу Татарстанга ясалган өченче дроннар һөҗүме булды. Татарстанга быелгы иң беренче дрон һөҗүме 14 гыйнварда ясалды. Шуның нәтиҗәсендә Казанның сыекландырылган газ саклагычындагы газ мичкәсенә ут капты. 20 гыйнварда булган һөҗүмдә Казан һава аланында очышлар чикләнде. Русия саклану министрлыгы өч дронны бәреп төшерүләрен җиткерде. Telegram-каналлар һөҗүм авиация ширкәтенә ясалган булырга мөмкин, дип хәбәр итте.

Казанда яшәүчеләр шәһәр хакимиятенең Telegram-каналында мэрия пилотсыз очкычлар һөҗүме турында вакытында кисәтмәде дип зарланды. Кешеләр дроннарны сәгать ярым-ике сәгать алданрак күреп алуларын, мэриянең соңарып хәбәр бирүен әйтте.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов пилотсыз очкычлар һөҗүме турында сөйләгән чакта "иминлекне тәэмин итү өлкәсендә республиканың эшлисе эшләре күп әле", дип белдерде.

  • Татарстанга беренче дрон һөҗүме узган ел 2 апрельдә ясалды: ул вакытта дроннар Алабуга белән Түбән Камадагы сәнәгать оешмаларына очып килде, шулай ук, Алабугадагы тулай-торакка һөҗүм итте. Ул вакытта 14 кеше яраланган иде.
  • Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, "Алабуга" икътисади зонасына һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. "Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар", ди ул.
  • Узган ел Татарстанга дроннар алты мәртәбә һөҗүм иткән иде.
  • Иң соңгысы 21 декабрьдә булды. Татарстан хакимияте Казанга барлыгы 8 дрон һөҗүме булган дип белдерде. "Аларның берсе сәнәгать ширкәтенә очкан, берсе елга өстендә үк бәреп төшерелгән, алтысы — торак йортларга һөҗүм иткән" диделәр.
  • Ике дрон 37 катлы "Лазурные небеса" торак комплексына бәрелгән иде (ул Альберт Камалиев проспектында урнашкан). Тагын бер дрон "Манһэттен" торак комплексына эләкте (ул Оренбур трактында урнашкан). Клара Цеткин урамындагы йортка исә бәреп төшерелгән дрон калдыклары килеп төште.
  • Моңа кадәр Казанда яшәүчеләр яшеренү урыннарының нинди хәлдә булуына зарланды. Анда начар ис килә, кумаклар бар, пычрак диде. Казан мэры Илсур Метшин идарәче ширкәтләрне яшеренү урыннарын начар әзерләгән өчен тәнкыйтьләде.
  • Казан башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин "берәр хәл булса, Казанда яшәүчеләрнең 82 проценты яшеренү урыннарында, 17 проценты оешмалар җирләрендәге качу урыннарында һәм 1 проценты гына метро станцияләрендә яшеренәчәк", дип әйткән иде.
  • Шулай да яшеренү урыннары кешеләрне ракет һөҗүменнән озак саклый алмый. Ә атом шартлавы яки химик корал һөҗүменнән саклау турында әйтәсе дә юк, ди ул. Моның өчен качу урыннары бар, аларның күбесе совет чорында төзелгән һәм хәзер җимерек, дип аңлатты ул.
  • "Кызганыч, 90нчы еллардан башлап качу урыннарын (җир астында озак вакыт яшәү өчен каралган урыннар - ред.) карап тормый башладылар. Бар да яхшы: тынычлык, дуслык, сугыш беркайчан булмас диделәр. "Махсус хәрби операция" (Украинага каршы сугышны Русиядә шулай дип атыйлар - ред.) башлангач, мондый качу урыннарына инвентаризация үткәрә башладык, шул исәптән торак кварталлардагыларына да. Тик торак кварталларда аларның күбесенә су тулган, торгызырлык түгел, оешмалардагылары гына кулланырга яраклы", дип сөйләгән иде белгеч.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG