Бүгенгә Татарстанга 39,1 мең кадр кирәк. Иң зур кытлык — җитештерү өлкәсендә. Анда 11,6 мең эшчегә ихтыяҗ бар. Бу хакта бүген Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко еллык киңәшмәдә белдерде.
Аныңча, эшчеләрне үзмәшгуль булып теркәлүчеләр арасыннан җәлеп итәргә кирәк.
— 355 мең кеше үзмәшгуль булып санала, ләкин яртысының кереме юк. Хезмәт күрсәтү өлкәсе чыгарылыш укучыларына һәм студентларга көндәшлеккә сәләтле хезмәт хакы тәкъдим итә. Алар безнең сәнәгать оешмаларына бармый. Татарстан икътисады өчен бер завод эшчесе йөз тапкырга күбрәк файда һәм керем китерә. Шуңа да яшьләрне заводларга җәлеп итү мөһим, — диде ул.
Моның өчен министр заводларга тулай торак һәм арендалау өчен фатирлар төзергә кирәк. Чаллыда "Камаз" оешмасы шундый өч йорт салган, башка ширкәтләр әлегә бу эш белән шөгыльләнми диде ул.
Моннан тыш, ваклап сәүдә итүче, вакытлыча эшләүчеләрне дә заводларга эшләргә күчерергә була диде Коробченко. Киләчәктә Һиндстаннан да кадрлар җәлеп итү юлы каралачак.
- Татарстанда Украина сугышында Русия гаскәренә корал җитештерүче хәрби сәнәгать заводларында эшче көчләргә кытлык зур. Соңгы ике елда республиканың хәрби заводларына 65 мең эшче җәлеп ителгән. Шуңа да карамастан, бүгенгә бу оешмаларга 8,5 мең кадр кирәк.
- Бу хәрби оешмаларның сугыш өчен туктаусыз эшләвенә бәйле. Җитештерү өлкәсендә гади эшчеләр генә түгел, күпләп инженер һәм югары квалификацияле белгечләр кирәк. Русиядә мигрантларга каршы дәвам итүче сәясәт шартларында вазгыять тагын да кискенләшә.
- Кадрлар җитмәү мәсьәләсе елдан-ел кискенләшәчәк дип саный белгечләр. Төп сәбәбе — демографик упкын, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң ир-атларның фронтка китүе һәм белгечләрнең чит илгә күченүе, дип аңлатты Азатлык Радиосына бәйсез демограф Алексей Ракша.
- Мигрантларның Русиядә яшәү кагыйдәләре һәм шартлары кырысланды. Мондый тикшерүләр Татарстанда һәм Башкортстанда да узды.
- 2019 ел башыннан Русиядә үзмәшгульләрдән дә салым җыю турында канун гамәлгә керде. Бу төр салым режимы Русиянең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстан сынау рәвешендә кертелде. Республикада хезмәтләндерү өлкәсендә эшләүчеләрне үзмәшгуль булып теркәлергә өндәделәр.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум