Быел җәй көне Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы яшьләргә татар милли стиле үрнәкләрен кулланып туй уздыру өчен 100 мең сумга кадәр акча тәкъдим итә торган програм башлатып җибәрәчәк.
Бу хакта яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте, дип яза "Татар-Информ".
Туйда милли киемнәр, фольклор ансамбле яки татар мәдәниятен чагылдыручы башка үрнәкләр булырга тиеш.
— Татарстан президенты [Рөстәм Миңнеханов] белән сметаны раслыйбыз. Бу грант 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр булачак. Мондый әйбер беркайда да юк. Програмны җәй көне башлатып җибәрергә телибез, дигән ул.
- Узган ел яз көне Татарстан хөкүмәте 2024-2026 елларга исәпләнгән "Татар халкының үзенчәлеген саклау" турындагы дәүләт програмына үзгәрешләр кертте.
- Татарстан хөкүмәте татарның үзенчәлеген нигездә җыр-бию, бәйгеләр, сабантуйлар белән сакларга җыена. "Татар халкының үзенчәлеген саклау" турындагы дәүләт програмына каралган финансларның төп өлеше — ягъни 40% якыны җыр-бию, фестиваль, бәйге һәм сабантуйларга китәчәк.
- Иң аз сумма — фәнни-тарихи тикшеренүләргә 12,4% тотылачак. Татар телендә дәреслекләр әзерләү һәм аларны таратуга да зур акча каралмаган.
- Барлык чыгымнарның 16,6% гына татарның милли үзенчәлеген тел аша саклауны күзаллый. Монда дәүләт програмына бүленгән финансларның кимүен дә онытмаска кирәк, гәрчә, Татарстанның бюджеты ел саен үссә дә.
- Бүгенге көндә Татарстанда татар теленә, мәдәниятенә бәйле өч дәүләт програмы эшли. Бу "Татарның милли үзенчәлеген саклау", Милли сәясәтне тормышка ашыру һәм Дәүләт телләре програмы.
- Иң зур бюджетлы програм дип 2023-2030 елларга исәпләнгән Дәүләт телләре програмы санала. 8 елга 1 млрд 39 млн сум каралган. 2023 елда бу акчаларны кыскартырга теләүләре турында хәбәр ителде. Медиа язуынча, Татарстан фәннәр академиясенең элекке президенты Мәкъзүм Сәлахов акча кисмәүне сорап югары даирәләргә мөрәҗәгать иткән. Ахыр чиктә, галимнәргә каралган финанслар элеккечә калачак диелде.
- Татарстан Милли сәясәт програмы 2024-2026 елларга исәпләнгән. Аңа 145,2 млн сум каралган. Узган ел Татарстан хөкүмәте әлеге програмнан "татарстанлы" төшенчәсен алып атты.
- Тарихчы Дамир Исхаков "татарстанлы" үзбилгеләнүе Мәскәү басымы астында бетерелә дип сөйләде. Бу — Русиядәге империячел сәясәтнең чагылышы, этнолог Валерий Тишковның "россиян милләтен" төзү идеясен тормышка ашыру, федерализмның соңгы кыйпылчыклары юкка чыгару дип аңлатты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум