"Ватанны саклаучылар" фондының Татарстандагы филиалы һәм "Беренчеләр хәрәкәте" дип аталучы хакимият тарафлы яшьләр һәм балалар хәрәкәтенең республикадагы бүлекчәсе быел "Минем остазым — махсус хәрби операция ветераны" дигән проект башлап җибәрә. (Русиядә Украинага каршы һөҗүмне "махсус хәрби операция" дип атыйлар — ред.). Проект турында журналистларга фонд филиалының җитәкчесе Гүзәл Удачина хәбәр итте.
Аның әйтүенчә Украинага каршы сугышып кайткан хәрбиләр авыр үсмерләргә, ятимнәргә, балалар йортларында һәм кадет мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләргә остаз булачак.
"Интерфакс" язуынча, аны 2025 ел дәвамында Русиякүләм "Значимый взрослый" проекты кысаларында тормышка ашырачаклар.
Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу исә мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.
Узган ел Украинага каршы сугышып кайтканнарның Башкортстан медицина университеты студентларын тактик медицина күнекмәләренә өйрәтәчәкләре хәбәр ителгән иде.
Былтыр җәй Украинадагы сугыштан кайткан хәрбиләр Татарстанның Түбән Кама шәһәре янындагы "Аҗаган" ("Зарница") җәйге аланында ял итүче балаларны "тәрбияләде".
Президент Владимир Путин Украинага һөҗүмдә катнашучыларны Русиянең "чын элитасы" дип атаган иде. Кремль төбәкләрдән Украинадагы сугышта катнашучыларны хакимияткә эшкә урнаштыруны да таләп итә башлады. Татарстанда да Украинадагы сугышта катнашып кайтучылардан түрәләр әзерли башлаячаклар.
- Украинадагы сугышта үлүчеләр саны ягыннан Татарстан Русия төбәкләре арасында икенче урында тора. Азатлык радиосы ачык чыганаклардан ачыклавынча, 26 февральгә Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 4210 ир-ат үлгән. Башкортстан исә беренче урында бара, сугышта кимендә 4688 башкортстанлы һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми, шуңа бу исемлек тулы булмаска мөмкин.
- Татарстанда сугышка җибәрү өчен берничә "ихтыяри" батальон төзелде. 2022 елда "Тимер" һәм "Алга" дигән батальоннар оешты. 2023 елның көзендә Бахмут янында "Алга" батальонының тар-мар ителүе билгеле булды. Украиннар батальон җитәкчесе, "Шайтан" кушаматлы Тимур Абдрахмановны әсирлеккә алды. Шулай ук, Татарстан контрактчыларыннан "Батыр" дигән яңа батальон төзеделәр.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум