Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 63 яшьлек ирне шәһәдәге хәрби комиссариатка ут төртүгә катнашы бар дип 4,5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу хакта Русия федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәтенә таянып, "Бизнес Online" хәбәр итә. Элегрәк иргә "милекне аңлы рәвештә юк итү яки зарарлау" турында (Җинаять кодексының 167 маддәсе 2 өлеше, 30 маддәсе, 3 өлеше) җинаять эше ачылган булган.
ФСБ ышандыруынча, тикшерү барган вакытта ирнең "Одноклассники" социаль челтәрендәге сәхифәсендә Русия хәрбиләренең сугыштагы гамәлләрен "кимсетүче" фикерләр калдыруы да ачыкланган. Нәтиҗәдә аңа Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турында җинаять эше ачылган (Җинаять кодексының 280.3 маддәсе, 1 өлеше).
Яшел Үзән шәһәр мәхкәмәсе ирне гаепле дип табып 4.5 елга гомуми тәртипле колониягә җибәргән. Шулай ук аны интернет куллану хокукыннан мәхрүм иткәннәр.
- Русия Украинага каршы сугыш башлагач, аеруча Владимир Путин "өлешчә" мобилизация игълан иткәннән соң, Русиянең күпчелек төбәкләрендә сугышка каршы булучылар хәрби комиссариатларны, полиция бүлекчәләрен, шәһәр хакимияте йортларын һәм тимер юллардагы реле җайланмасы урнаштырылган тартмаларны яндыра башлады.
- Ут төртүләр аркасында беркем үлмәде һәм җәрәхәтләнмәде. Башта бу очракларны чит милеккә заян салу һәм хулиганлык турындагы җинаять маддәләре нигезендә тикшерәләр иде. Әмма соңгы вакытта Русиядә хәрби комиссариатларга ут төртүләр ешрак диверсия һәм теракт буларак карала.
- Моңарчы Башкортстан һәм Татарстанда да хәрби комиссариатка ут төртергә җыену очраклары булды.
- Башкортстанның Ишембай шәһәрендә хәрби комиссариатка ут төртергә җыенганда 18 яшьлек кыз тоткарланган иде. Кыз хәрби комиссариат ишеге янына яна торган сыекча түккән һәм аңа ут төрткән. Җинаять урыныннан качып китсә дә, тиздән аны тоткарлаганнар диелде.
- Казанда билгесез затлар тимер юлда реле җайланмасы урнаштырылган берьюлы дүрт шкафка ут төртте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум