Бүген Тикшерү комитетының Татарстан идарәсе башлыгы Валерий Липский еллык киңәшмәдә кулга алынган җитәкчеләр турында хисап тотты. Аның сүзләренчә, 2024 елда республикада ришвәтчелеккә бәйле 890 җинаять ачыкланган. Бу 2023 елдан 8%ка күбрәк.
Ул резонанс тудырган эшләргә аерым тукталды. Аерым алганда, Татарстанның элекке мәгариф министры Энгель Фәттахов, Тукай районы башлыгы Фаил Камаевны "күп миллионлы ришвәт алуда" гаепләде.
Буа драма театрының җитәкчесе Раил Садриев турында ул "системлы рәвештә акча үзләштерде" һәм "җәзадан кача алмаячак" диде.
2024 елда Татарстанда барлыгы 4 639 җинаять эше ачылган. Авыр җинаятьләр саны 2 062-гә җиткән.
Былтыр мәхкәмә каршына барлыгы 354 гаепләнүче баскан. Бу 2023 елдан 31,6%ка күбрәк. Аерым хокукый статуска ия (түрәләр, хокук саклау оешмаларында эшләүчеләр) булган 37 кешегә җинаять эше ачылган.
- 2024 елда Татарстанда җитәкчеләрне ришвәтчелек нигезендә кулга алулар булды. 18 апрельдә Тукай районының элекке башлыгы Фаил Камаев тоткарланды. Ришвәтләрнең гомуми күләме 8,6 млн сумга җиткән. Ноябрь аенда ул тикшерү белән килешү төзеде һәм СИЗОдан йорт сагына чыгарылды.
- 21 майда Актаныш районының элекке башлыгы һәм Татарстан элекке мәгариф министры Энгель Фәттахов та тоткарланды. Ул Актаныш районын җитәкләгән вакытта зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә.
- Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов тоткарланды. Аны акча белән хәрәмләшүдә гаеплиләр.
- Раил Садриев быел 20 майда тоткарланды. Ул йорт сагында утыра. Аңа театрга баруны 2025 елга кадәр тыйганнар иде. Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, гастрольләрдә сатылган билетларны үзләштерүдә гаеплиләр.
- Раил Садриевны Татарстан язучылар берлеге һәм Татарстан театр әһелләре берлеге яклап чыкты.
- Фәттахов һәм Садриев тоткарлануы татар җәмәгатьчелегендә төрле фикерләр уятты. Бу хәлне "шөрепләрне кысу", "дошман эзләү", "шул кирәк аларга" дип бәяләүчеләр булды.
- Сәясәт белгече Руслан Айсин бу тоткарлауларны сәяси репрессияләр дип атый, гәрчә әлеге затлар сәясәт белән шөгыльләнмәсә дә. Аныңча, хәзер Мәскәү үз тарафдарларын һәм систем кешеләрен дә изә башлады.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум