Төмән өлкәсенең Тубыл районындагы татарлар яши торган Вәчер авылында мәктәпкә Украинадагы сугышта һәлак булган Ринат Аллагулов истәлегенә мемориаль такта ачканнар. Чара 24 февраль көнне булган. Мәктәпнең математика укытучысы, КПРФ фиркасе әгъзасы Денис Мәмәтов ачылышка Коръәннән өзекләр тотып килгән һәм район хакимиятеннән бу тактаны мәктәп бинасыннан салдыруны сораган. Ул үлгән кешеләрнең рәсемнәрен бөтен кеше күрә торган җиргә элергә ярамый дигән фикердә. Бу хакта URA.RU язды.
Төмән өлкәсе татарларының төбәк иҗтимагый оешмасында укытучының бу гамәлен хупламаганнар. URA.RU белән әңгәмәсендә Төмән өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина "махсус хәрби операция" (Украинага һөҗүмне Русия хакимиятләре шулай дип атарга куша) "каһарманнары" хөрмәтенә мемориаль такталар кую шәригать кануннарын боза дию дөрес түгел дип белдергән.
"Ислам Ватанны, халыкның абруен һәм дәрәҗәсен яклауны югары бәяли, моны изге гамәл дип саный. Үз иле өчен гомерләрен биргән сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерү ислам кыйммәтләренә туры килә, чөнки ул ихтирам күрсәтүне, рәхмәт белдерүне һәм киләчәк буыннар өчен батырлык, үзеңне корбан итү үрнәген саклап калуны үз эченә ала. Иң мөһиме мондый истәлек әйберләре Аллаһның бер булуы принцибына каршы килмәскә, табыну объектларына әйләнмәскә тиеш. Бу очракта табыну объекты турында сүз бармый", дигән Хөрмәтуллина.
Шул ук вакытта КПРФның Төмәндәге бүлекчәсе Денис Мәмәтовны дини карашлары белән бәйле җәзага тартмаячакларын әйткәннәр.
"Нинди дә булса җәза бирү, яки фиркадән чыгару бары тик Мәмәтов низамнамәне (устав) бозса гына мөмкин. Ә ул дини кеше һәм бу аның дини карашлары", дигән басмага төбәк бүлекчәсе рәисенең ярдәмчесе Александр Изотов.
- 2023 елның мартында Сембернең 52нче мәктәбенә Украинадагы сугышта үлгән Александр Шишков исеме бирелгәч, мәктәпне бетергән башка кешеләр һәм элекке укытучылар моңа канәгатьсезлек белдергән иде.
- 2023 елның февралендә Башкортстанда Украин ягыннан БТР куып алып китүе белән "танылган" Фәнис Хөсәенов исемен мәңгеләштергәннәр иде.
Тәтешле районының Яңа Кайпан авылында, укыган мәктәбендә Хөсәеновның рәсеме белән "Каһарман партасы" урнаштырганнар. Партадан тыш, Тәтешле районында егет хөрмәтенә ике мемориаль такта барлыкка килгән. Аларны Яңа Кайпан авылы мәктәбенә һәм Бүл-Кайпан авылындагы Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы көллиятенә куйганнар.
- Вафатыннан соң егетнең элек карак булуы һәм урлашуларга яшүсмерләрне дә җәлеп итүе турында билгеле булды. Хөсәеновны урлашулар, милекне юк итү һәм зарарлау өчен биш мәртәбә хөкем иткән булганнар, диелде.
- Русиядә Украинага һөҗүмне рәсми затлар ислам дине ягыннан гел аклап килә. Путин Украинага каршы башлаган сугышны мөфтиләр дә хуплап чыкты. Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Русия мөселманнары дини җыены мөфтие Әлбир Крганов, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Путин сугышын яклап чыккан иде.
- Русиядә Украинага һөҗүмне җиһад дип атаучылар да булды. "Монда Русиянең һөҗүм сугышы, баскын сугышы турында сүз бара. Мөселманнарның бу гаскәрдә торырга хакы юк. Мондый гаскәргә кушылган, аның ягында сугышкан кеше ислам күзлегеннән караганда Аллаһка ышанмаучы булып санала, чөнки ул исламда каралмаган максатларда кемнедер үтерә. Исламга ярашлы бу авыр - җинаять", дигән иде бу уңайдан Коръән-хафиз (Коръәнне яттан белүче) һәм Львов шәһәрендәге Кырымтатар мәдәни үзәге башлыгы Ислам Тохлу .
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум