Сишәмбе, 18 февральдә АКШ президенты Дональд Трамп Согуд Гарәбстанында АКШ һәм Русия вәкилләре арасында узган сөйләшүләргә фикер белдерде. Трамп Мар-а-Лагодагы (Флорида) шәхси сараенда журналистлар каршында чыгыш ясады. Аның журналистлар сорауларына биргән җаваплары турында аерым алганда Reuters агентлыгы хәбәр итте.
Президент Украинаның бу очрашуга чакырылмауга бәйле борчуларын кире каккан. Украинаның Русия белән солых турында сөйләшүләр башлау өчен өч елы бар иде, дигән. Украина 2022 елда Русия бәреп кергәнче дә "килешү" төзи алыр иде, дип искәрткән. Шул ук вакытта Трамп үзенә кадәр президент булган Джо Байденны тәнкыйтьләгән, сугыш башлануга юл куйды дигән.
Трамп, әгәр дә Европа Украинага тынычлык тәэмин итү гаскәрләрен җибәрергә карар кылса, моңа каршы килмәячәген әйткән. Әмма Украинада АКШ хәрбиләре булмаячак, дигән.
Элегрәк Европа илләре лидерлары тынычлык турындагы килешүгә иминлек гарантияләре дә кертелсә, бу гарантияләр үтәлсен өчен Украинага тынычлык тәэмин итү гаскәрләрен җибәрү турында сөйләшкән иде. Әлегә бернинди карар кабул ителмәде, әмма Мәскәү НАТО илләреннән хәрбиләрне китертүгә каршы чыга.
Трамп Украина хакимиятләрен сайлаулар үткәрергә чакырган. Аның сүзләренчә, хәзерге президент Владимир Зеленскийның рейтингы төшеп дүрт процентка гына калган. Мондый белешмәләр белән сораштырулар чыкмады, шуңа күрә АКШ президенты бу мәгълүматны каян алуы билгеле түгел.
Трамп сайлаулар уздыру фикере — Русиянең тәкъдиме түгел ди (әмма Мәскәү Зеленскийны имештер легитим түгел дип белдерә). Трамп моны үзенең һәм "башка илләрнең" фикере дип әйкән.
Элегрәк Зеленский сугыш вакытында сайлаулар уздыру ихтималын кире какты. Украинада президент сайлаулары былтыр үтәргә тиеш иде, әмма кануннар сугыш хәле кертелгән вакытта сайлаулар уздыруны тыя.
Моңа кадәр медиа АКШ өч баскычтан торган схеманы хуплый дип язды: атышны туктату, сайлаулар үткәрү һәм тынычлык турында килешү. Мондый схем булуы турында рәсми расланмады, ә русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров моны ялган мәгълүмат дип атады.
- Трампның риторикасы аңа кадәр президент булган Байденныкыннан аерыла. Байден Украинага бәреп керүгә Русия җаваплы дип әйтеп килде һәм АКШ "ни кадәр кирәк булса, шул кадәр" Киевны хуплаячагын белдерде.
- Трамп исә сугышның зур корбаннар һәм җимереклекләр китерүен әйтеп, тынычлык турында килешергә кирәк дип килә.
- 18 февральдә Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Риядта АКШ белән Русиянең югары дәрәҗәле вәкилләре сөйләшү уздырды. Бу Русия 2022 елда Украинага бәреп кергәннән бирле шушындый беренче очрашу булды.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум