Уфада "махсус хәрби операция" (Украинадагы сугышны Русиядә шулай атыйлар) каһарманы өч мәктәп укучысына һөҗүм иткән. Бу хакта "Не Москва" хәбәр итә.
Сергей Кочетков исерек булган, фатирдан чыгып килүче өч кызны күреп алып, аларны кире куып керткән һәм ишекне эчтән бикләп куймакчы булган. Балалар таныш түгел ирне фатирдан куып чыгармакчы булгач, аларны чәчләреннән сөйри һәм кыйный башлаган, бер кыз баланың битенә йодрыгы белән суккан диелә.
Балаларның кычкырышкан тавышларына фатирларыннан күршеләр чыккан һәм Кочетковны куркыткан.
"БашДТП" Telegram-каналы язуынча, Сергей Кочетков моңа кадәр урлашкан, талаган өчен хөкем ителгән булган. 2023 елда чираттагы җинаятеннән соң, җәзадан качар өчен контракт төзеп сугышка киткән.
Аның кем булуын тиз ачыклаганнар. Куәт оешмалары тарафыннан тоткарланган вакытта ир бер полиция хезмәткәренә дә һөҗүм иткән.
Кочетковны җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре бар. Чикләү чарасы сайлау мәхкәмәсендә ир тикшерү изоляторына утырырга каршы булмаган. Журналистларның җинаятьне нинди сәбәпләр белән кылдың дигән сорауларына җавап бирмәгән.
- Медиа чараларында Украинадагы сугыштан кайткан русияләрнең авыр җинаятьләр кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора.
- Русия хәрбиләре Украинадагы сугыштан кайткач, 2,5 ел эчендә кимендә 242 кешене үтергән. Күпчелек җинаятьләрне көнкүреш сәбәпләр аркасында яки исерткеч эчемлекләр эчкәндә кылганнар.
- Күптән түгел Башкортстандагы мәхкәмә Украинага каршы сугышып кайткан Сергей Асяповны таныш кызын кыйнап үтергәне өчен 7 ел да 9 айга хөкем иткән иде.
- Украинада сугыш башланганнан бирле җинаять эшләрендә гаепләнүчеләр сугышка китәргә теләк белдерә башлады.Мәсәлән моңарчы Башкортстанның йорт сагында утыручы элекке түрәсе Яна Гайдук сугышка китәргә теләк белдерде.
- Шулай ук Башкортстанда Иглинда үсмерләрне кыйнаган эшмәкәр изолятордан сугышка китәргә теләк белдергән иде.
- Былтыр мартта Русия думасы беренче укылышта контракт төзеп хәрби хезмәткә ялланганнарны җинаять җаваплылыгыннан азат итә торган канун өлгесен кабул итте. Аларны иректән мәхрүм итү урынына шартлы мөддәт бирәчәкләр. Канун өлгесе тикшерү астында булганнарга, хөкем ителүчеләргә һәм җиңел яки уртача авырлыктагы җинаять кылып, җәза мөддәтен үти башлаганнарга саклану министрлыгы белән контракт төзү мөмкинлеге бирә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум