Уфадагы Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында Русиянең Украинага каршы сугышы турында башкортча спектакль күрсәткәннәр. Бу республикада сугыш башланганнан бирле куелган мондый беренче спектакль, дип җиткерә "Аспекты".
"Бер ғүмер етмәй икән" ("Бер гомер җитми икән") тамашасы Мөнир Кунафин пьесасына нигезләнеп төшерелгән. Анда Украинага һөҗүмдә катнашучы хәрбиләрнең чын тарихлары чагылыш тапкан диелә.
Театрның сайтында спектакльгә тасвирлама бирелгән. "Спектакль сугышчыларның яу кырында һәм блиндаждагы тормышын тулы рәвештә ачарга мөмкинлек бирә", диелгән.
Тамашаның премьерасы 23 февраль көнне, Русиядә бәйрәм ителүче Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үткән. Киләсе юлы 15 мартта күрсәтеләчәк.
Күптән түгел Казандагы Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры да Русиянең Украинага каршы сугышы турында спектакль куярга җыенуын белдерде. Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов "бездән "СВО" бәйле спектакль сорыйлар" дигән иде.
Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да Русиянең Украинага каршы сугышы турында әсәрләр язарга, пьесалар сәхнәләштерергә чакырды.
Аныңча, сугышта катнашучы Татарстан егетләренең "батырлыгын күрсәтергә ихтыяҗ бар". Ул мондый фикерне сугышта үлгән хәрбиләрнең якыннары да җиткерде диде.
— Мәңгеләштерү бары тик һәйкәл яки истәлек билгеләре белән генә түгел, ә әдәби әсәрләр — шигъри яки прозаик әсәрләр аша да булырга тиеш. Махсус хәрби операция темасына багышланган спектакльләр кую кирәклеге турында фикер алышынды. Фронттагы көндәлек һәм тормышчан вакыйгаларны чагылдыру мөһим, — диде ул.
Былтыр октябрьдә исә Татарстанның Татмедиа оешмасы Украина сугышы турында әдәби бәйге игълан итте.
- Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң сәнгать һәм мәдәният өлкәсенә дә басым көчәйде. Аеруча, бу Мәскәү белән Петербурда күзәтелде. Моңа кадәр татар сәнгате өлкәсендә тынычлык хөкем сөрде. Экспертлар моны татарларның эчке эмиграциягә китүе, яшерен протест дип аңлатты. Цензура көчәйсә, татар сәнгате югалтулар кичерәчәк, диде алар. Шулай да төрле чикләүләр милли театрларга йогынты ясый башлады.
- Сугыш башлану белән татар язучылары нигездә сәяси темалардан читләште. Алар Азатлык Радиосына аноним төстә каләмдәшләрнең күпчелек очракта үзара да бу темага аралашмавын әйтте.
- Моңа кадәр профессиональ татар театрлары Украина сугышы турында спектакль күрсәтмәде. Шулай да 2023 елда Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры язучы Гүзәл Яхинаның "Дети мои" романына нигезләнгән спектакльне куймаячагын әйтте. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев моны төрле сәбәпләр белән аңлатты, ләкин мәсьәләнең сәяси ягын атамады. Гүзәл Яхина Русиянең Украинага һөҗүмен хөкем итте. 2022 елда Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры Гүзәл Яхина әсәре нигезендә куелган "Зөләйха күзләрен ача" спектаклен репертуардан алды.
- Узган ел башында КФУның "Мизгел" театры Украинадагы сугыш турында спектакль куйды. "Җәлилгә хат" дип аталган спектакльнең режиссеры — Тинчурин театры артисты Илфак Хафизов, сценарий авторы — Резидә Зәйниева-Гобәева.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум