Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия рәсмиләре Курски өлкәсенең 28 торак пункты Украина хәрбиләре контролендә булуын белдерде


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Курски өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Алексей Смирнов Путинга өлкәнең 28 торак пункты Украина хәрбиләре контролендә, диде.

Бүген, 12 августта Русия президенты Владимир Путин илнең Украина белән чиктәш төбәкләрендәге вазгыять турында киңәшмә уздыра. Киңәшмәдә Курски өлкәсе губернаторы Алексей Смирнов хисап тотты һәм төбәкнең 28 торак пункты Украина хәрбиләре контролендә, дип белдерде. Аларда 2000ләп кеше яши.

Төбәктән 120 меңнән артык кеше киткән, тагын 180 мең кешене эвакуацияләү кирәк. Хакимиятләр сүзенчә, Курски өлкәсенә һөҗүм барышында 12 кеше үлгән.

Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков әйтүенчә, төбәктә иң авыр вазгыять - Шебекино бүлгесендә. Шебекинода яшәүчеләрнең 50-70 проценты күчеп киткән. Ике ел эчендә Белгород өлкәсендә 30 меңнән артык йорт һәм фатир зарар күрде, ди губернатор. Гладков атышларда зыян күргән Белгород кешеләренең хезмәт хакын арттыруны сорады.

Владимир Путин чикне үтеп кереп Украина "киләчәктә тынычлык турындагы сөйләшүләрдә үз урынын яхшыртырга тели, тик аның белән сөйләшүләр алып бару турында сүз дә була алмый", диде. Шулай ук ул саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләрнең күбәюен белдерде.

  • Украина кораллы көчләренең даими хәрби бүлекчәләре Курски өлкәсенең Суджа районына 6 августта үтеп керде. Русия блогерлары Украина хәрбиләренең Курски өлкәсендә берничә авылны яулап алуын җиткерде.
  • Төбәктә федераль дәрәҗәдәге гадәттән тыш хәл игълан ителде, кешеләрне эвакуациялиләр. Украина кораллы көчләренең Курски өлкәсендәге операциясе сугыш башыннан бирле Русия ягында булган иң зур хәрби бәрелеш булды.
  • Башкортстан Курски өлкәсеннән эвакуацияләнүчеләрне үзендә кабул итәргә теләк белдерде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG