Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар Украинага каршы сугышта Русиянең 95 меңнән артык хәрбие һәлак булуын ачыклаган


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Алар арасында 16 171 хәрби — сугышка колонияләрдән җибәрелгән тоткыннар. Һәлак булганнарның — өч тапкыр хөкем ителгән Илдус Садыйков. Аны Курски вокзалында букча урлаган өчен тоткарлыйлар, куәт оешмалары вәкилләре контракт имзаларга тәкъдим итә.

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, фронтта Русиянең 95 026 хәрбие һәлак булган. Аларның исемнәрен ВВСның урыс хезмәте һәм "Медиазона" журналистлары, шулай ук волонтерлар такымы ачык чыганаклардагы мәгълүматлардан ачыклаган.

Алар арасында 16 171 хәрби — сугышка колонияләрдән җибәрелгән тоткыннар. Чынлыкта тоткыннарның саны күбрәк тә булырга мөмкин, журналистлар хөкем ителүләрен ачык чыганаклар аша раслый алган кешеләрнең генә санын китерә.

"Сугышның өч елында Русия гаскәренең барлык югалтуларының өчтән бере — хөкем ителгән ирләр булуы бар. Бу кешеләрнең күпчелеге төзәтү колонияләрендә еллар буе утырган һәм тормыштан изоляцияләнгән булган", диелә тикшеренүдә.

Һәлак булучыларның берсе — өч тапкыр хөкем ителгән Илдус Садыйков. 2024 елның җәендә ул украин әсирлегендә вакытта сугышка ничек килеп эләгүен сөйләгән иде. Аны Курски вокзалында букча урлаган өчен тоткарлыйлар, куәт оешмалары вәкилләре контракт имзаларга тәкъдим итә. "Минем яшьтәге кешене барыбер алгы сафка җибәрмәячәкләр, диделәр, тылда эшче булырсың дип әйттеләр. Ризалаштым инде".

Әсирләр белән алмаш вакытында ир Русиягә кире кайта, әмма аны кабат фронтка җибәрәләр. 2025 елның февралендә ул һәлак булган. Илдус Садыйковка 59 яшь.

Журналистлар бу һәлак булган хәрбиләрнең яртысыннан артыгы моңарчы профессионал хәрби дә, Росгвардия белән бәйле дә булмаган, алар сугыш башлангач кына Русия саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләр, ди. Ихтыярилар арасында югалтулар 2023 елның октябрендә арта башлавы әйтелә.

Берничә көн элек Медиазона Украина сугышында Татарстаннан мобилизацияләнгән 533 хәрбие һәлак булуын хәбәр иткән иде. Бу күрсәткеч белән Татарстан хисапта икенче урында бара. Иң күп мобилизациянүче хәрби үлгән төбәк – Башкортстан. Анда журналистлар кимендә 583 мобилизациягә эләгүче үлемен турында мәгълүмат тапкан.

  • Русиянең Украинага каршы сугышы 2022 елның 24 февралендә башланды. Соңгы мәртәбә Русия югалтулары турында 2022 елның сентябрендә әйтте, 5937 кеше һәлак булды диде.
  • Азатлык Радиосы да Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Журналистлар хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 4103, Башкортстаннан кимендә 4584 кеше һәлак булган.
  • Һәлак булучыларның чын саны күпкә артыграк булуы бар, чөнки журналистлар бары тик хәрбинең үлеме рәсми расланган очракларны гына исәпкә ала.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG