АКШның яңа дәүләт сәркатибе Марко Рубио Русия-Украина сугышын бетерү — Трамп чорында АКШның "рәсми сәясәте" булачак, дип белдерде. Ак йортның яңа хакимияте бу низагны ике, өч, яки дүрт елдан соң яңадан башланырлык итеп түгел, озакка җитәрлек итеп бетерергә ниятли, ди ул.