Бу карар иминлекне тәэмин итү максатыннан кабул ителгән диелә.
Һөҗүмнәр ешрак Русия көньягындагы нефть объектларына ясалган.
2023 елда Русиядән барлыгы 44,2 мең чит ил ватандашы депортацияләнгән булган.
Аерым алганда Трамп үз чыгышында АКШның гамәлдәге президенты Джо Байденны Украина тирәсендәге сәясәте өчен тәнкыйтьләде.
Росреестр үзе исә мәгълүматларның читкә таралуын расламады.
Вакытлы хакимият булдыру өчен Газзә сызыгыннан Израил хәрбиләрен чыгару һәм ХӘМӘСне дә бу җирләрне контроль итүдән мәхрүм итү шарт булып тора диелә.
7 гыйнварга каршы төндә Путин Мәскәүнең Тәүбә тавындагы чиркәүдә Раштуа гыйбадәтендә катнашты.
Инде өч диярлек ел дәвам иткән кан коешлы сугыш быел тәмамлана алачакмы? Трамп Русия белән Украина арасында солых килешүен төзүдә чыннан да уңышка ирешәчәкме? Белгечләр һәм күзәтүчеләр ихтимал сценарийлар барлый һәм үз фаразларын китерә.
Статистикадан күренгәнчә, штрафлар салу очраклары арта бара. "Ят агент"лар бу штрафларның алтыдан бер өлешен генә түләгән.
2024 елның октябрендә Русия Селидовоны оккупацияләгән иде, шуннан бирле бу иң зур басып алынган шәһәр булды.
Будапешт меморандумы әгъзалары Украинага "төкереп тә бирмәде", дигән ул.
дәвам