Accessibility links

Кайнар хәбәр

Данис Зариповның спорттан читләштерелү вакыты алты айга кадәр кыскартылды


Данис Зарипов
Данис Зарипов

Русия хоккейчысы Данис Зариповны уеннардан читләштерү вакыты алты айга кадәр кыскартылды, ул 23 ноябрьдә үк бозга чыгарга мөмкин.

Хоккейчы Данис Зарипов 23 ноябрьдә үк бозга чыгарга мөмкин. Бу хакта Халыкара хоккей федерациясе (IIHF) сайтында хәбәр ителә. "Зарипов аңлы рәвештә допинг кулланмаган", диелә IIHF хәбәрендә.

Әлегә хоккейчының бер генә клуб белән дә килешүе юк. Ләкин "Ак барс" хоккей клубы Зариповның кайтуына өметләнә. "Ак Барс” хоккей клубы Данис Зариповны һәм барлык хоккей сөючеләрне әлеге карар кабул ителү белән котлый. Без Зариповның чын спортчы һәм профессиональ булуын һәрвакыт белдек, аның гаепсез булуына ышандык. Даниска чын күңелдән зур җиңүләр телибез һәм Зариповның алдагы карьера юлы безнең клуб белән бәйле булуына өметләнәбез", диелгән клубның рәсми сайтында.

"Ак Барс" дүрт еллык тәнәфестән соң 36 яшьлек хоккейчы белән быел июль аенда ике елга килешү төзегән иде. Әлеге трансфердан соң озак та үтмәде, Зариповның "Металлург"та уйнаган вакытта допинг куллануы билгеле булды һәм ул Халыкара хоккей федерациясе тарафыннан ике елга уеннардан читләштерелде. Бу хәбәрдән соң "Ак барс" хоккей клубы Зарипов белән килешүне өзүен белдерде. Шул ук вакытта Данис Зарипов NHLда уйнарга рөхсәт алды.

Русия җыелма такымында өч тапкыр дөнья чемпионы булган уенчы августта Спорт арбитраж мәхкәмәсенә (CAS) шикаять тапшырган иде.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

XS
SM
MD
LG